+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 Декабря 2025, 07:25

“Янә очрашуга шатбыз!”

Кырмыскалы районының Бозаяз авылы мәдәният йортында концерт-театр сезонын ачу чарасы зур бәйрәмгә әверелде.

“Янә очрашуга шатбыз!”“Янә очрашуга шатбыз!”
“Янә очрашуга шатбыз!”
Бу көнне тамаша залы халык белән тулы иде. Чынлап та, хезмәт белән үткән җәй, тир түгеп, мул уңыш җыйган көз айларыннан соң авылдашлар иркенләп бәйрәм концертын карарга килде. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар әзерләгән концерт җыр-моңга гына түгел, шигъри мизгелләргә, юмор-сатирага да бай булды.

Бозаяз авылы мәдәният йортында тормыш кайный: биредә өлкәннәр һәм балалар өчен төрле түгәрәкләр эшләп килә. Шушында туып-үсеп, төрле өлкәләрдә хезмәт иткән һәм югары үрләргә ирешкән шәхесләр дә бик күп биредә, алар да туган авылларындагы чаралардан читтә калмый. Әлеге чарада журналистика ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе Мидхәт Рәҗәпов, композитор, шагыйрә, рәссам, мәга­риф ветераны Эльмира Фәй­зуллинаның катнашуы һәм чыгыш ясаулары чараны тагын да эчтәлеклерәк итте.
Эльмира Нурислам кызы Сәмәрканд шәһәрендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Кызганычка каршы, аңа әти назы татып үсәргә насыйп булмый, ул Бөек Ватан сугышына китеп, “хәбәрсез югалды” дигән язу гына килә. Әнисе Рәйсә апага кайгылы вакытларында чит җирдә аеруча авыр була һәм ул балалары белән туган Бозаяз авылына кайта. Эльмира апа урындагы мәктәпне тәмамлый һәм үзенең балачак хыялын тормышка ашыра – укытучы була. Иҗат белән ул, үзе әйтмешли, соң гына шө-гыльләнә башлый. Шуңа карамастан, иҗат чишмәләре ургылып ага, шигырь­ләр, җырлар белән берлектә, хикәя, повестьлары да дөнья күрә. Авылдашы Фәнил Әсәновның байтак шигырьләренә көйләр язган. Мидхәт Гандәлиф улы күпкырлы талант иясе булган Эльмира Фәйзуллина турында сөйләп, аны асылташка тиңләде, ә авыл хакимияте җитәкчелеге исә туган авылы тормышында актив катнашуы һәм җимешле хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Иҗади тандем — авыл сәхнәсендә дистә еллар йолдыз булып балкыган мәдәният йорты аккомпаниаторы Олег Акбашев, моңлы тавышлы җырчы Флюр Әб­деевны да тамашачылар сәхнәдән тиз генә җибәрмәде. Флюр Сөләйман улының хезмәт юлы бөтенләй башка өлкә белән бәйле булса да, ул бервакытта да җыр-моңнан, сәхнәдән аерылмый. Хаклы ялга чыккач та, Бозаязбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәүче моң остасы туган ягының мәдәни тормышы үзәгендә кайный һәм якташларын моңлы тавышы, бай репертуары белән сөендерә.
Өлкәннәр белән берлектә балалар да сәхнә бизәге булды. Берничә ел дәвамында Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Әлфия Зиннурова җитәкчелегендә уңышлы эшләп килүче “Нур” балалар вокал ансамбле, мәдәният учагы җитәкчесе Мария Михеева җитәкчелегендәге “Йолдызлар” бию коллективы, шулай ук Уфа шәһәре һәм Илтирәк авылыннан килгән кунакларның чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Гомумән, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр әзерләгән концерт программасы кунакларның чыгышлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды, ә “Яшь белгеч” дигән театраль миниатюра тамашачыларны рәхәт­ләнеп көлергә дә мәҗбүр итте.
Гадәттә, һәрбер чара тәбрик­ләү мизгелләре белән дә дулкынландыргыч була. Бу көнне дә авыл тормышында актив катнашучылар лаеклы бүләкләр алды. Ә Светлана Бикмәтова җитәк­челегендәге волонтерлар штабы әгъзаларына рәхмәт сүзләре яңгырады. Махсус хәрби опера­циядәге якташларына ярдәм күрсәтү эше авыл биләмәсендә яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Авыл халкы изге эшкә зур өлеш кертә. Әле күптән түгел генә гуманитар ярдәм озатканнар. Бер ел элек Светлана Бикмәтова һәм Мария Михеева үзләре кебек бүгенге вакыйгаларга битараф булмаган кешеләр ярдәме белән мәдәният йортында штаб оештыра һәм яугирләр өчен мөһим булган маскировка челтәрләре үрүгә тотына. Авылның ир-егетләре станоклар ясап бирә. Илтуган авылындагы штаб әгъзалары килеп, эшнең асылына төшендерәләр. Шулай итеп, эшкә ныклап тотыналар. Өстәвенә, яугирләрдән дә мөрәҗәгатьләр килеп кенә тора. Әйткәндәй, Светлана Бикмәтованың ире һәм өлкән улы да — махсус хәрби операция зонасында. Улы – офицер, өч бала атасы, мобилизация буенча китсә, ире, инде 60 яшьтә булса да, яугирләргә ярдәмгә дип юллана. Менә инде ике ел ул илебез сагында. Киленнәре Юлия Илһам кызы да волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша, гуманитар ярдәм озату белән шөгыльләнә. Аның, иреннән тыш, әтисе дә берничә тапкыр Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасында булып кайтты, бүген дә байтак гомерен хәрби хезмәт белән бәйләгән Илһам абый Гаделшин хәрби бурычларны намус белән үти. Тылдагылар да яугирләребезнең тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү, Җиңүне якынайту өчен зур тырышлык һәм көч сала. Әлегә штаб берничә кешедән генә тора, шуңа чарада Светлана Рафаэль кызы авылдашларын изге эшкә кушылырга чакырды. Кызу җәй көн­нәрендә дә алар көн саен мәдәният йортына җыелышып, маскировка челтәрләре үргәннәр, бу эш бүген дә дәвам итә. Әлеге чарада Бозаяз авылы волонтерлар штабына, Ф. Әсәнов исе­мендәге урындагы урта мәктәпкә һәм изге эштә актив катнашучыларга 428нче полк җитәкче­легенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әйткәндәй, хәрбиләр белән волонтерлар даими элем­тәдә тора, хәрбиләрнең бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый, авыл халкы белән бергә­лә­шеп кулларыннан кил­гәнчә ярдәм күрсәтәләр. Аларның ярдәме, күңел җылысы яугир­ләребезне тагын да дәртләндерә һәм рухландыра, аларга көч бирә. Яугирләрдән килгән хәбәрләр, видеоязмалар шундый эчтәлекле, Рәхмәт хатларында да шул хакта әйтелә.
Мәдәният учагы җитәкчесе Мария Михеева һәм китапханәче Әлфинә Мостаева әзерләп алып барган һәм патриотик рух белән сугарылган бу чара һәркемнең күңел кылларын тибрәтерлек булды, кичәдә яңгыраган һәрбер җыр, шигырь күңелләрдә Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугрылык хисләрен ныгытты. Бигрәк тә балаларның чыгышлары тамашачыларны сокландырды. Шул ук вакытта “Янә очрашуга шатбыз!” дип исемләнгән программа алдагы иҗади сезонның да бай, эчтәлекле, уңышлы һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булачагына өмет уятты.
Чара ахырында тамашачылар мәдәният хезмәткәрләренә оештырылган кичә өчен рәхмәт белдерде, аларга алдагы эшләрендә уңышлар теләде. Кичәдән соң һәркем күңелендә якты өметләр, иҗади илһам хисләре белән өйләренә таралды.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

“Янә очрашуга шатбыз!”
“Янә очрашуга шатбыз!”
“Янә очрашуга шатбыз!”
“Янә очрашуга шатбыз!”
“Янә очрашуга шатбыз!”
“Янә очрашуга шатбыз!”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас