

“Кунакларны каршы алу” дип исемләнгән өч кыз биюе “Трио” номинациясендә конкурсның Гран-при иясе булды. Моңардан тыш, “Ансамбль” номинациясендә — “Йолдыз”ның барлык коллективы, “Соло” номинациясендә Рөстәм Сәйгафаров беренче урынга лаек булдылар.
Коллективның җитәкчесе Гөлназ Хәкимова билгеләвенчә, бәйге бик популяр, анда җиңү өчен башкалардан аерылып торырга кирәк. Кырмыскалы биючеләре конкурска яңа һәм оригиналь номерлар әзерләгән, шуңа нәтиҗәсе дә куанычлы.