+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2025, 14:25

Долина Яруллинның концертына килә алмаячак

Җырчы Лариса Долинадан “халык дошманы” ясау дәвам итә. Ил күләмендә төрле оешмалар хайп күтәрде.  Инде моңа Марат Яруллин да кушылган.

Долина Яруллинның концертына килә алмаячакДолина Яруллинның концертына килә алмаячак
Долина Яруллинның концертына килә алмаячак

Яруллин белдерүенчә, ул концертларына Лариса Долинаны кертүне тыйган. Шул рәвешле сезнең әхлакый хәвефсезлекне һәм торак хәвефсезлегегезне саклыйм, ди,  дип яза "Матбугат.ру".

Лариса Долина белән килеп чыккан хәл ил күләмендә зур шау-шу куптарды. Җырчы, үзенең фатирын сатып, акчасын мошенникларга күчергән. Соңыннан фатирны кире үзенә ала, ә акча инде мошенникларда. Ахыр чиктә сатып алучы акчасыз да, фатирсыз да кала.

Хәзер шушы схемадан ил буенча бик күп кеше иза чигә, судлар бара. Шул исәптән Казанда да фатирсыз һәм акчасыз калган кешеләр шактый. Кайберләре, бернәрсәсез калып, ипотека түләргә мәҗбүр. Бу хәлләр матбугат чараларында “Долина эффекты” дигән атама алды.

Ни кызганыч, Лариса Долина хәзер Марат Яруллинның концертына килә алмас инде…

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас