+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 Декабря 2025, 04:26

Концертта гаилә туган

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның Уфадагы концертында мәрәкә хәлләр булып тора.

Концертта гаилә туганКонцертта гаилә туган
Концертта гаилә туган

Беренче концертта Аня исемле кечкенә тамашачы сәхнәгә биш тапкыр төрле образларда чыгып, бөтен командага бүләкләр тараткан. Баксаң аны нәнәсе һәм 80 яшьлек картнәнәсе тәрбияли икән.

Янә бер концертта төркемдә эшләүче яктылык эшчәнлеге рәссамы үзенең сөйгәненә тәкъдим ясаган.

Илья, Лизаны концерт уртасында сәхнәгә чакырып чыгарып, чәчәк бәйләме һәм йөзек бүләк итеп, гомерлеккә бергә булырга тәкъдим итә. Лиза ризалаша!

Яшь парны Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та котлаганнар. «Безнең концертыбызда чираттагы сюрприз. Театрыбызда яңа гаилә барлыкка килде. Илья Лизочкага тәкъдим ясады. Һәм ул «әйе» диде. Бәхетле булыгыз», – ди аларга җырчы.

Илдар Хәкимов исә яшьләргә күп балалар теләгән. «Ким дигәндә дүртне», – дигән үзе дә күпбалалы әти.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас