Аларның яшь аермасы 29 яшь тәшкил итә. Хейтның нинди дулкынын кичерергә туры килүе турында ир белән хатын ТНВ каналындагы «Уйныйк-уйлыйк» тапшыруында сөйләделәр. Тапшыруны алып баручы, аларның мөнәсәбәтләре турында белгәч, кешеләр ягыннан иң авыры нәрсә булды, дип кызыксынды.
- Миңа күбрәк эләкте. Өстәвенә, барысыннан да - дуслардан, хезмәттәшләрдән, туганнардан. Элек минем дусларым күп иде, хәзер аларны бармак белән санарлык. Мөгаен, өч кешедер. Мин туганнар арасында да шулай булыр дип уйлаган идем, тик алар, Аллаһка шөкер, нормаль карадылар, аңладылар, — дип сөйләде Динара.
- Мине, киресенчә, барысы да мактады. Янәсе, молодец, булдырган, өйгә яшь хатын алып кайткан. Татар эстрадасында яшь хатын бары тик миндә генә, Аллаһка шөкер! Без бит уен уйнамыйбыз. Без гаилә төзедек, бездә барысы да чын. Күпләр исә ул акчага, популярлыкка кызыкты, барысы да тиз узачак, дип уйладылар. Ләкин Динара минем тормышыма иң авыр вакытта килде: минем популярлыгым кимеде, финанс кыенлыкларым булды, авариягә эләктем, колониягә китәргә тиеш идем. Ул миңа шул вакытлардан бирле терәк булды һәм хәзергә кадәр без аның белән атнага җиде көн 24 сәгать бергә, — диде Ринат Рәхмәтуллин.