+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 декабрь 2025, 14:10

Җанлы сөйләшү күңелне җылыта

Башкортстан татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” оешмасының "Йөрәктән - йөрәккә" проектының чираттагы кичәсе узды.

Җанлы сөйләшү күңелне җылытаҖанлы сөйләшү күңелне җылыта
Җанлы сөйләшү күңелне җылыта


Бүгенге кичәнең уртасында икесе дә шагыйрә, икесе дә мөгаллимә, икесе дә галимә, икесе дә танылган шәхесләр балкыды: алар - шагыйрә, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреаты, педагогия фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Лилия Сәгыйдуллина һәм шагыйрә, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Фатыйх Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты, доцент, Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте Советының башкарма җитәкчесе Альбина Хәлиуллина.

Чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов та катнашты. Ул үз чыгышында Лилия Сәгыйдуллина һәм Альбина Хәлиуллинаның сәләтле шагыйрә булуларын ассызыклады, иҗатлары - колачлы, аларның икесенең дә мөгаллимә, галимә булуы соклангыч икәнен әйтте.

Әдәби кичә, берничә теманы колачлап, шагыйрәләр үзләренең иҗат чишмәсе башы – туган якка багышланган шигырьләрен укыды. Мәхәббәт, хатын-кыз бәхете, фәлсәфи темаларга яңгыраган шигырьләр, шагыйрәләрнең уй-хисләре, фикерләре белән уртаклашуы тамашачыларның һәркайсының йөрәгенә үтеп керде.

Ә инде Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары: Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, танылган радиожурналист Зәлия Ахунова, аларның шигырьләрен сәнгатьле укып, алкышларга күмелсә, 84нче Татар гимназиясе укучылары Радмир Ильясов белән Сабина Фәтхетдинованың яттан шигырь сөйләве чараны тагын да ямьләде. “Нур” театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов Альбина Хәлиуллинаның шигырен укыган видеоязманы карау күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

Танылган шагыйрь Руслан Сөләйманов ике шагыйрәгә дә багышлап язылган шаян шигырьләрен укып ишеттерде, матур теләкләрен җиткереп, бүләк тә тапшырды.

Башкортстан Язучылар берлегендә узган чарада республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән дә тамашачылар катнашып, кичәнең төп кунакларына алкышлар һәм бүләкләр дә өләште.

Башкортстан татар хатын-кызлары "Сәхибҗамал" оешмасы рәисе Зөһрә Исламова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас