

Бу хактагы яңалык белән ул Интернет челтәрендә уртаклашты. Анда урнаштырылган видеодан күренгәнчә, Фирдус Тямаев сабыйны күтәреп бара. Бу хәл хәтта репетиция вакытында була.
"Дуслар, мине котласагыз була! Тагын бер улым бар!" - дип шаярта җырчы.
Бу хәлгә карата тамашачылар үз фикерен язып калдырган: "Видеоның дәвамы кайда соң? Тагын бер балагыз бармыни?", "Шаярта беләсең дә инде. Бу кем сабые була?"
Хәзер инде җырчыдан җавабын һәм бу хәлгә карата аңлатмасын көтеп калабыз.
Фото: социаль челтәрләрдән