Ул Уфаның Төньяк автовокзалына барып чыккан.
«Төньяк автовокзалны күреп һушым китте. Бу – безнең яшьлек. Җимешем белән очрашып йөргәндә, шуннан озата һәм каршы ала идем. Борайдан йөри торган «Икарус» автобуслары чоры иде ул вакытта. Кичә түзмәдем, туктадым, вокзал территориясен йөреп чыктым. Йөрәк ярыла, бина чагыштырмача яңа: ул 1992 елның 23 октябрендә файдалануга тапшырылган. Аннан Благовещенга, Бөрегә, Яңавылга, шулай ук Пермьгә, Екатеринбургка һәм хәтта Казанга да китәргә мөмкин иде. Бу бит – безнең яшьлек, шушы вокзал аша күпме кеше үтте, кемнедер озаттылар, кемнедер каршы алдылар, кемдер башка кайтмас өчен китте һ.б.
Мин дә үз вакытында, әле 90нчы елларда, булачак хатыным белән очрашканда, аның белән күз яшьләре белән саубуллаштык, шулай ук, кайчакта акча булганда шушында чәчәкләр белән дә каршылый идем. Ә ничәмә язмыш шундый! Мин һәрвакыт үткәннең бөтен яхшылыкларын саклап калырга телим. Һәм бу мөмкин, дип уйлыйм. Ләкин, кызганычка, инде соңдыр», – дип яза җырчы.