Октябрьский шәһәрендә концертта аңа чәчәк бәйләме урынына мунча миллеге бүләк иткәннәр, дип яза "Интертат".
Бүләк җырчының хатыны Резидәнең күңеленә хуш килгән. «Мең чәчәктән дә яхшырак, әле генә җыйган кебек. Әремнәр дә кыстырганнар», – дип шатланган ул.
«Сезгә бик зур рәхмәт. Минем Резидәм бит ул мунчага керсә, чыга алмый. Ә мин алай ук яратмыйм мунчаны. Иң «больной точка»сына бастыгыз», – дип, рәхмәтләрен җиткергән җырчы үзе дә.
Һәрвакыттагыча, комментарийларда Резидә белән сокланучылар күп. «Карап кына торырлык, елмаючан. Резидәнең һәр сүзе җанга дәва»; «Шундый зирәк, чибәр хатының, Фирдүс»; «Ихлас, акыллы. Иң гади миллекне дә шулай чын күңелдән сөенеп кабул итә», – дип язалар аңа.
Чыны да шулай инде. Килешәсездер.