+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 декабрь 2025, 01:55

"Руслан Кираметдинов белән аралашмыйм...

Җырчы Ришат Төхвәтуллин татар эстрадасында кемнәр белән аралашмавын әйтте.

"Руслан Кираметдинов белән аралашмыйм..."Руслан Кираметдинов белән аралашмыйм...
"Руслан Кираметдинов белән аралашмыйм...
Блогер Олеся Лесная Алия Төхвәтуллинаның Казандагы концерты алдыннан Алиянең үзе һәм аның ире Ришат Төхвәтуллин белән әңгәмә корды. Сораулар гаилә тормышына, көнләүләргә, концертларга да кагылды. Шөкер, җырчылар гаиләсе менә дигән матур тормыш алып бара, арада аңлашылмаучылыклар булса да, алар артта калган. 
 
Ришат Төхвәтуллинга эстрадада кемнәр белән аралашмавы турында да сорау бирелде. 

«Мин Нурминский белән аралашмыйм. Безне җәйге концертта бик каты «подводить» итте. Видеолар төшереп, афишалар ясатып... Ул киләм, дигән иде. Көне килеп җиткәч, бер сәбәпсез килмәде, һәм миңа халык алдында бик уңайсыз булды. Шуңа минем аның белән аралашасым килми.

Руслан Кираметдинов белән аралашмыйм. Башта аралаша идек. Артымнан тозсыз сүзләр сөйләп йөреп, мөнәсәбәтләребез бозылды, хөрмәтем дә югалды.

Менә без Фирдүс Тямаев белән - ничә ел иҗатташ дуслар. Ул минем битемә килеп әйтә әйтәсе килгәнне. Беренче елны без аның белән ничек таныштык? Ул гримеркага керде дә бөтен артистлар алдында: «Нигә сине «голубой» дип әйтәләр?» – ди. «Кем әйтте?» – дим. «Шулай-шулай», – ди. Шул кешене чакырып сөйләштек, аралаштык һәм дуслаштык. Әйтәсе сүзләре бар икән, килсеннәр дә әйтсеннәр битемә», – диде җырчы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас