Аңа ни өчен ире белән гастрольләргә баруы турындагы сорауны еш бирәләр икән. Аны хейтерларның бу мәсьәлә белән бик нык кызыксынуы ачуландыра.
- Ни өчен гастрольләргә йөрисең, дигән сорауга җавап бирәм. Бу сорау мине шулкадәр туйдырды! Беренчедән, мин - төркем директоры, икенчедән, сәхнәдә чыгыш ясыйм, өченчедән — бу минем ирем! Телим — йөрим, теләмим — йөрмим. Сез минем ирем өчен борчыласызмы? Әллә бу сезгә кызыкмы? Бәлки мин янәшәсендә булырга телимдер. Ни өчен кемнедер чит гаилә шулай борчый? Дөресен генә әйткәндә, мине кайвакыт мондый сораулар гаҗәпләндерә. Кемнең ни эше бар?! Мин бит сезнең ирегез белән йөрмим, ул чагында бу сорау мантыйклы булыр иде. Ләкин мин ирем белән барам, шуңа күрә тынычланыгыз, — ди Миләүшә Сабирова кырыс кына.
Моннан тыш, артистның хатыны билгеләп үткәнчә, аңа язылучыларның өченче бала турындагы сораулары ошамый. Пар ике кыз тәрбияли, шуңа күрә алардан еш кына ул планлаштырмыйлармы дип сорыйлар. Сабирова билгеләп үткәнчә, ул декретка китәргә теләми.