-22 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 декабрь 2025, 07:20

"Алияне калдырып киттем..."

Артистлар тормышы да ал да гөл генә түгел икән.

"Алияне калдырып киттем..."
"Алияне калдырып киттем..."

Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин үзенең хатыны — җырчы Алия Карачурина белән иң көчле низаг турында сөйләде. Аның сүзләренчә, артист белән яшәү — бик авыр, ә ике артист бергә яшәгәндә — бу фаҗига.

- Без икебез дә артист булганга күрә, бер-беребезне аңлау җиңелрәк - без бер дулкында. Ләкин бервакыт концерттан соң без Алиянең көнчеллеге аркасында ачуланыштык. Ул нәрсәдер күрде, бу аны бик нык рәнҗетте. Ул чагында мин бик нык ачуландым, Алияне калдырып киттем, - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин блогер Олеся Леснаяга биргән интервьюсында.

Артист билгеләп үткәнчә, барлык артистлар да шундый ук кешеләр, шуңа күрә алар да, кайчак, ачуланышалар, шулай ук татулашалар — барысы да башкаларныкы кебек.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас