"Ялгыз калмаммы?"
"Арып-талып өйгә кайтасың, ә анда салкын һәм беркем каршы алмый. "Ә кем өчен тырышам соң мин?" - дигән уй баштан йөгереп уза", - дип кичерешләре белән уртаклашкан Марат Яруллин.
Ул "Идел" журналына интервью биргән.
Марат 16 яшендә Мәскәүгә чыгып китә. ГИТИСка керү теләге чынга ашмый, «Синең барысы да әйбәт, әмма вакыт кирәк» дип аңа тагын бер елдан килергә тәкъдим итәләр. Ләкин бер елын югалтырга теләмичә, Марат Мәскәү дәүләт мәдәният институтына керә. Актёр булырга хыялланмаса да…
«Мине әти бөтенләй авылда калдырырга теләгән иде, янәсе, мин төпчек. Тик мин максатларым һәм теләкләрем бар дип чыгып киттем. Иң мөһиме – бер генә дә үкенмим. Мәскәүдә апам янында кечкенә генә фатирда тордым. Студентның акчасы юк бит инде аның, әти-әнидән дә сорау кыен. Мин төрле кастингларга йөри идем, аннары туйларда каверлар җырлый башладым, төрле мюзикл, клипларда төштем, абый белән апам алып барган мәҗлесләрдә җырладым. Соңрак үзем дә туйлар алып бара башладым һәм театрга урнаштым. Мин нәкъ менә театрда үземә файдалы белем алдым. Көчле актёрлар белән эшләү миңа тәҗрибә тупларга ярдәм итте».
Марат «Артист тормышында иң катлаулысы нәрсә?» дигән сорауга да җавап биргән:
«Кайчак шундый көннәр була – чабасың, тырышасың, эшлисең дә, кинәт кенә «куллар төшә». Арып-талып өйгә кайтасың, ә анда салкын һәм беркем каршы алмый. «Ә кем өчен тырышам соң мин?» дигән уй баштан йөгереп уза. Кайчак «Ялгыз калмаммы?» дип тә уйлыйсың. Ә бит тормышта барысы да бар – фатир, машина, ашарга ризыгым, яраткан эшем. Әмма иҗат кешесенең эше ул физик яктан бигрәк – рухи эш. Шуңа безгә ял кирәк. Телефонны сүндереп, беркем белми торган җиргә китәсе килгән чак була. Турны тәмамлап, самолётка кереп утыргач сизелә инде ул бәхет. Әмма эшләү дә бәхет бит! Залың тулып, тамашачың җылы кабул итсә – менә бәхет. Уфада беренче зур сольный концерт куйганда үземне ничек рәхәт хис иткәнемне мин әле дә хәтерлим. Әгәр кире 16 яшемә кайтып, нәрсәдер үзгәртергә мөмкин булса, мин берни дә үзгәртмичә шушы ук гомерне яшәр идем!»
Тулырак: https://idel.top/news/vremya-tt/marat-iarullin-ati-mine-avylda-kaldyryrga-telagan-ide