

Ришат Төхвәтуллин гастрольләргә йөрү өчен автойорт сатып алган. Ул аны дусларына да күрсәткән.
Монда яшәү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Гардероб һәм душка кадәр бар икән.
«Уңайлы микән дип икеләнгән идем. Әлегә, дуслар, барысы да идеаль. Рәхәтләнеп душ керәм. Мин, душ кергәндә, су кайнар булмаганны яратмыйм. Суы кап-кайнар, туалеты әйбәт. Йоклау нормально, бер дигән. Кайбер кунакханәләрдән дә әйбәтрәк әле. Идәннәре җылытылган, суыткыч бар.
Гардероб бер дигән, рәхәтләнеп ашарга пешерергә була, су бар. Җылы, дөрес, әле кышкы салкыннарда йөреп карамадым. Хәзер бераз эссерәк тә әле. Радиатор белән җылына, нәкъ өйдәге кебек. Автойортка әлегә «бишле» куям, бик уңайлы. Бу хәтле киемнәрне, әйберләрне кунакханәгә ташый башласаң, бер дә рәхәт булмас иде», – дип сөйли җырчы.