Ул үзенең бер җырын Марат Яруллинга нинди бәягә сатуы турында сөйләде.
Бу хакта ул ТНВ каналында «Уйныйк-уйлык» программасында хәбәр итте. Алып баручы артистлар арасында ни өчен аңлашылмаучанлык барлыкка килүе белән кызыксынды.
-Мин моны аңлатып арыдым инде. Бу җырны мин дә башкарам, ул да. Минем җырларны күп кенә яшь артистлар башкарырга тели. Кемгәдер мин бирәм, кемгәдер-юк. Марат белән болай килеп чыкты: ул Мәскәүдә минем концертта чыгыш ясады. Мин бер шарт куйдым-бер җырымны сайлап җырласын. Аның администраторлары «Чакыр гына мине»не бер тапкыр җырларга рөхсәт сорадылар. Ул вакытта яшь Марат халыкка таныш түгел иде. Берникадәр вакыттан соң ул бу җырны яздыра һәм аның белән чыгыш ясавын мин белми идем. Ул хәтта бу җырны дискларда да чыгара иде.
Аннары мин: я тукта, я җырны сатып ал, - дидем. Ул сатып алды. Хәзер без икебез дә бу җырны башкарабыз. Бәясе - сер. Гадәттә минем җырларым 120-130 мең сум тора, әмма «Чакыр гына мине» җырын ярты миллионга бәялим, — дип сөйләде Ринат Рәхмәтуллин.