+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 декабрь 2025, 02:10

"Нибары ике мең акча кала..."

Илмира Нәгыймова гастрольләрдән баш тарта?

"Нибары ике мең акча кала...""Нибары ике мең акча кала..."
"Нибары ике мең акча кала..."
Илмира Нәгыймова Татарстан районнарында концертлар куюның отышлы булмавын белдерде.

Шуңа күрә киләсе елда районнар буйлап гастрольләре булмаячак. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

- Дуслар, дөресен һәм ачыктан-ачык сөйләшәсем килә. Районнар миңа отышлы түгел. Бәлки, минем концертларга халык әллә ни күп йөрмидер. Менә Башкортстанда кешеләр йөри, киләчәктә шулай булсын иде. 17 ел эчендә йөреп туйдым инде, валлаһи. Шуңа күрә мин районнарны калдырырга булдым, чөнки минем концерттан ике мең сум гына кала. Теге елны мин йөрдем, блокнотны карадым, анализладым һәм елыйсым килә. 2,5 сәгать концерт куясың, басып торасың, бил авырта, нервлар, тавыш утыра, ә нәтиҗәдә нибары ике мең акча эшлисең. Әле юлны да исәпкә алырга кирәк. Кайвакыт хәтта минуска да чыга - минус биш мең, минус 30 мең булды. Бик отышлы түгел. Ә концертны начаррак куясы килми — үзеңнең җиһазларыңны, ашатырга һәм эчертергә кирәк булган команданы алып барасың, бензинга күп китә. Чыгымнар бик зур, - дип аңлатты Илмира Нәгыймова.

Аның сүзләренчә, күп кенә тамашачылар билет бәяләренә ачулана, әмма чыгымнарның бәяләр кебек үк үсүен аңларга кирәк. Аның сүзләренчә, клубларда экраннарны кую бик зур акча тора. Шул сәбәпләр аркасында җырчы зур шәһәрләрдә генә концертларын калдырачак. Февральдә Нәгыймованың Казанда, Мәскәүдә, Яр Чаллыда һәм Лениногорскида концертлары планлаштырылган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас