Әлеге күргәзмә Илеш районының Югары яркәй авылындагы Муса Гәрәев музееның күргәзмәләр залында урнашкан.
Кабатланмас иҗат җимешләре белән бик күпләрне сокландырган, таң калдырган Игорь Никифоров Илеш районы Советы секретаре булып эшли. Моннан тыш, Игорь Владимирович яраткан шөгыленә дә вакыт таба. Ул көнкүреш җиһазларының металл запас частьләреннән, ашханә кирәк-яракларыннан, көнкүреш эшләнмәләреннән һәм агач ботакларыннан гадәти булмаган скульптуралар ясый. Бер скульптурага дистәләгән кечкенә детальне – төрле гайка, болт, йозак, тимер кисәкләрен эретеп ябыштырып, бербөтен итеп, чын иҗат җимеше тудыра ул. Аның кул эшләре арасында агач скульптураларны да күрергә мөмкин. Быелгы күргәзмәдә авторның фотосурәтләре дә тамашачыга тәкъдим ителде. Фотосурәтләрнең күбесендә Игорь Никифоровның туган ягы Югары Юлдаш авылы табигате, Сөн, Агыйдел елгаларының хозурлыгы чагылдырылган. Әйткәндәй, Игорь Никифоровның үзенчәлекле композицияләреннән торган күргәзмә берничә ел элек Илеш район халкына күрсәтелә. Дүртөйледә узганында Башкортстанның Милли музее хезмәткәрләре дә моны күрә һәм зур кызыксыну белдерә. Шулай итеп, оста башкалага чакыру ала һәм 2023 елда аның Башка караш” күргәзмәсе Башкортстанның Милли музеенда куелу хокугына ия була.
Бүгенге көндә узган күргәзмә дә бик күпләрне кызыксындырырга өлгергән инде.
- Игорь Владимировичның үзенчәлекле, кызыклы күргәзмәсе балаларга, яшьләргә, өлкәннәр арасында да зур кызыксындыру уята. Тоташ гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Күргәзмәнең үзенчәлекле яклары бик күп. Мәсәлән, шул үзенчәлекләрнең берсе – кул эшләренең динамикада булуы. Транспорт төренең руле бар икән – ул борыла, тәгәрмәчләр – тәгәри, пропеллерлары әйләнә. Авторның фантазиясе сокландыра - гади генә әйберләрдән дә күз явын алырдай кул эшләре эшләгән. Күргәзмәне өч зонага бүлдек: "Техника", "Көнкүреш", "Әкият". Куелган экспозицияләрнең, фотосурәтләрнең туу, эшләү тарихы да бик кызыклы. Күргәзмәне карарга килүчеләр бик күп сорау да бирә, бу инде аның кызыклы икәнлеген ассызыклап тора, - диде кызыклы, мәглүматлы экскурсия үткәрүче Муса Гәрәев музееның фәнни хезмәткәре Фәридә Нуриәхмәтова.
Күргәзмәдә сез Тукайның Шүрәлесе белән Былтырны, Пушкин әкиятләре геройларын да күрерсез, халкыбызның иң яраткан бәйрәме - Сабантуй һәм башка бик күп экспозицияләрне, автомашина, трактор, самолет, вертолетны күреп гаҗәпләнү катыш сокланырсыз. Әйе, дөньяга фәлсәфи, башка карашта булып эшләүче, яшәүче, иҗат итүче сәләтле Игорь Никифоровның "Детальләрдәге тарих" күргәзмәсен мотлак килеп күрегез, үкенмәссез!
Автор фотосы.