+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 декабрь 2025, 02:51

Илдар Абдразаковка - Путиннан!

Танылган якташыбыз яңа дәрәҗәгә күтәрелде.

Илдар Абдразаковка - Путиннан!Илдар Абдразаковка - Путиннан!
Илдар Абдразаковка - Путиннан!

Русия Президенты Владимир Путин якташыбыз, танылган опера җырчысы Илдар Абдразаковка илебезнең музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәте һәм күпъеллык уңышлы эшчәнлеге өчен мактаулы Русиянең халык артисты исемен бирү турындагы указга кул куйган.

Билгеле булуынча, Илдар Әмир улы - Севастополь дәүләт опера һәм балет театрының художество җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.

Дөнья күләмендә Башкортстан опера сәнгатен таныткан якташыбызны югары наградасы белән котлыйбыз һәм янә зур иҗат казанышлары телибез!

Фото: "Башинформ"

Кызыклы яңалыклар турында белер өчен безнең МАХ каналына язылыгыз, дуслар: https://max.ru/kiziltan102 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас