+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 Декабря 2025, 02:25

"Әле безнең бәхет бар икән"

Ришат Төхвәтуллин башта көенгән, аннары сеенгән.   

"Әле безнең бәхет бар икән""Әле безнең бәхет бар икән"
"Әле безнең бәхет бар икән"
Ул озак кына Мәскәү аэропортында утырган. Җырчы башкалада 700 кешелек туйда чыгыш ясаган.

«Дуслар, план – ковер. Без Мәскәүдә, аэропортта. Әлегә рейсларның кайчан ачылачагы билгеле түгел», – ди ул.

Бераздан җырчы сторисларында рейсының 15.00 сәгатькә күчүен сөйли. «Әлеге вакытта һаман көтәбез. Рейсларны тагын күчерделәр. Иртәнге 8дә очарга тиеш идек. Башта көндезге 12.00 сәгатькә, аннан 15.00гә күчерделәр. Кайбер рейслар иртәгәгә күчте, әле безнең бәхет бар икән», – ди артист.

Ришат аэропортта да вакытын бушка уздырмый, җырларын эшкәртү белән мәшгуль, дип яза "Интертат".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас