Уфадагы концертында ул алып баручы Марсель Мәхмүтовның секс турындагы соравына бик тапкыр җавап кайтарган, дип яза "Интертат". Марсель әлеге видеоны социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.
- Хәлләр ничек, Салават Зәкиевич?
- Аллаһка шөкер.
- Сез канәгать? Чәйне алмаштырдык (Тамашачылар кул чаба!) Уфа болай да бик кунакчыл инде ул! Институтта укытулар ничек?
- Әйбәт. Аллаһка шөкер (студентларына ишарәләп), менә укучыларым басып тора.
- Авыл гөрли?
- Гөрли.
- Иҗат та нормально?
- Нормально.
- Салават Зәкиевич, уңайсыз булса да сорыйм әле: секс ягы ничегрәк соң?
- Как на Олимпиаде!
- По-чемпионски?
- Ю-юк! Дүрт елга бер тапкыр!
Халык җырчының җавапларын бик ошаткан. Бу видео янында «Супер!» бәяләмәләре калдырганнар. Шулай да араларында: «Картая... Инде мәзәкләре дә алдан әзерләнгән икән...» – дип язып калдыручы да бар.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/salavat-fatxetdinov-seks-yagynnan-nicegrak-digan-sorauga-avap-birgan-5877147