

Әйткәндәй, “Китап” кибетендә көн саен диярлек фәһемле очрашулар, китап туйлары, әдәби-музыкаль чаралар үтеп тора. Аларда республикабыз башкаласында яшәүчеләр генә түгел, республикабызның төрле төбәкләреннән килүчеләр дә катнаша. Ә җомга көнне монда Казан кунаклары да иҗади күчтәнәчләрен өләште.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең “Әдәби тукталыш” проекты кысаларында “Ике шагыйрь бер мәйданда” кичәсендә Казаннан Булат Ибраһимов һәм Уфадан Руслан Сөләйманов ике сәгать дәвамында төрле темаларга язылган шигырьләрен укыды. Иҗади “алыш” матур музыкаль номерлар, шаян сүзләр белән үрелеп барды. Фортепиано партиясен Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторийның сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина башкарды. Скрипка моңнарын халыкара, Русия һәм республика бәйгеләре җиңүчесе Айгөл Гайнуллина өләште.
Чараны оештыручылар — Гөлшат Сафина һәм Эльмира Ибраһимова әйтүенчә, бүген яшьләрне әдәбиятка җәлеп итү өчен мондый заманча форматта узган кичәләр бик кирәк.
Әйе, кайчандыр шагыйрьләр стадионнарны җыйган. Ә бүген... Бүген без китап кибетен тутырып шигырь тыңларга килгән тамашачыларны күреп тә куанабыз. Күзләребез телефоннарга һәм компьютер экраннарына төбәлгән бу заманда тере шагыйрьләрне күреп, фәлсәфи уйларга, романтик хисләргә бирелеп шигырьләр тыңлау, искиткеч музыка дөньясына сәяхәт итү зур куаныч шул ул.
Чара чынлап та бик матур үтте. Ике республиканың ике стильдә иҗат итүче шагыйрьләрнең һәркайсы үзенчә җәлеп итә алды. Мондый очрашулар дәвам итәр, дип ышанырга кирәк.
Автор фотолары.