Шушы көннәрдә татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Казанда концертлары бара. Көн дә диярлек аның концертына төрле мәртәбәле кунаклар килә. Кичәге концертка аның мәхәбәте килгән. Бу хакта җырчы Интернет челтәренә видео да бастырган, анда ир-егет җырчыга чәчәкләр бүләк итә.
"Рәхмәт, матурым", - дип язып куйган җырчы.
Шунысы кызганыч, видеода ир-егетнең бите күренми. Бәлки, концертта булуычылар аның кем икәнен аңлагандыр.
Иң мөһиме җырчыга шәхси тормышта бәхетле булуын теләп калабыз.