

Җырчының әнисе Фидания ханым кызының рухына багышлап Коръән мәҗлесе уздырган. Бу хакта Эльмираның «ВКонтакте»дагы төркемен алып баручы Алсу яза.
«Бүген Эльмира Сөләйманованың әнисе Фидания апа Коръән ашы үткәрде. Эльмирабызның якты дөньядан китүенә 3 ел… Килгән кунакларга, туганнарга, дусларга бик зур рәхмәт. Эльмирабызның рухы шат булсын, тыныч йокласын. Урынны җәннәттә булсын. Әнисенә, туганнарына, тормыш иптәшенә, балаларына сабырлык телибез. Бу зур яра мәңгелеккә кала йөрәкләребездә...» – ди ул.
Бу пост астында бик күп комментарийлар язылган. "Өч ел, шаккатмалы, ышанасы да килми. Каядыр киткән кебек яраткан җырчыбыз", - дигән берсе. "Моңлы җырлары өчен зур рәхмәт, алар озак сакланыр халык күңелендә", - диючеләр дә бар.
Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә вафат булды. Аның ике баласы калды.