

Анда Илһам Шакиров ролен кем башкарачагы билгеле булды. "Ватан XXI гасыр" кинокомпаниясенең "Илһам" сериалында төп рольне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актеры Марсель Мөсәвиров башкарачак.
Марсель - Башкортстанның Шаран районы Ямадыбаш авылы егете. Октябрьский музыкаль училищесын, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. Г. Камал исемендәге театрда, Туймазы татар театрында эшләгән. 2020 елдан – Чаллы театрында. Сәхнә сөйкемлелегенә ия актер.
Фотодагы киемнәр, чемоданнар - Илһам абыйныкы. Алар хәзер дә модадан төшеп калмаган, Марсельгә туры килеп тора, нәкъ үзенә тегелгән шикелле.
Сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышлана һәм артистның аякка басу чорын, аның халыкара гастрольләрен, беренче язмаларын һәм иҗади эзләнүләрен тасвирлый.
Фото: "ТНВ"