+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2025, 09:35

Китап туе – татар мәдәнияте бәйрәме

“Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының Күмертау шәһәре бүлекчәсе эшчәнлеге мактауга лаек. Аларның тырышлыгы белән шәһәрдә татар мәдәнияте чәчәк ата, милли рух, гореф-гадәтләр саклана, туган телебез, бай мәдәниятебез яши. Шул төбәктә яшәп иҗат итүче укытучы, гармунчы, композитор Җәүдәт Усмановның “Үткәннәргә кайтып...” дигән китабының исем туенда моңа янә бер тапкыр инанырга мөмкин булды.

Китап туе – татар мәдәнияте бәйрәмеКитап туе – татар мәдәнияте бәйрәме
Китап туе – татар мәдәнияте бәйрәме
Бу көнне Күмертау шәһәренең балалар китапханәсе гармун моңнарына, җырга күмелде. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк – композиторның иҗат бәйрәмен башкача күз алдына китереп тә булмый.

Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында туып-үсеп, бүген Күмертау шәһәрендә яшәп иҗат итүче Җәүдәт Усмановның барлык гомере музыка белән бәйле. Хезмәт юлын ул Таймас авылы мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфасында башласа, соңыннан Күмертау шәһәренең Мәдәният сараенда эшли, шулай да хезмәт биографиясенең күп өлеше Күмертау шәһәренең 3нче Башкорт гимназия-интернаты белән бәйле – анда ул музыка укытучысы булып эшли һәм бер үк вакытта иҗат белән шөгыльләнә. Җәүдәт Усмановның җырлары компакт-дискларда, шулай ук 2009 елда дөнья күргән “Умырзая” һәм әле күптән түгел генә табадан төшкән “Үткәннәргә кайтып...” китапларында урын алган.

Җәүдәт Әфганур улының иҗаты белән биредә олысы да, кечесе дә яхшы таныш, шуңа аның шатлыгын уртаклашырга, изге теләкләрен җиткерергә бихисап кунаклар җыелды. “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова һәм оешманың актив әгъзалары: композитор, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, актер, җырчы, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин, “Китап” нәшриятының халыклар әдәбияты бүлеге мөдире Дилбәр Әхтәмова Җәүдәт Усмановның иҗатына, эшчәнлегенә соклану белдерделәр. Әлеге чараны “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Күмертау шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Гөлбану Исхакова әзерләп, югары дәрәҗәдә алып барды һәм кунакларның чыгышлары тантана сәбәпчесе иҗат иткән җырлар белән үрелде.

Чарада композиторның иҗаты белән яхшы таныш булучылар да үзләре өчен яңалык ачкандыр. Чөнки биредә аның туганнары, сыйныфташлары, нәсыйхәтчеләре, иҗатташ дуслары, укучылары  авторның үзе турында да, яңа китабы турында да кызыклы фикерләрен әйттеләр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Иҗатчының остазларының берсе – язучы, прозаик, сатирик, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Күмертау шәһәренең шәрәфле шәхесе Закир абый Әкбәров композиторның ике китабын чыгаруга да үз өлешен керткән. Чыгышында ул Җәүдәт Усманов иҗатының чыганагы туган авылында, гаиләсендә, ул үскән мохиттә булуын билгеләде һәм авылдашының, хезмәттәшенең тормыш һәм иҗат юлына байкау ясады.

Күмертау шәһәренең Мәдәният идарәсе директоры Светлана Тураева да тантана сәбәпчесенең күпкырлы талант иясе булуын билгеләде һәм яңа китапның сүзгә, моңга, татар мәдәниятенә гашыйк булган кешеләр өчен өстәл китабына әвереләчәгенә ышанычын белдерде һәм бүгенге чараның да китап туе гына түгел, ә татар мәдәнияте, бердәмлек бәйрәме булуын ассызыклады.

Урындагы Язучылар оешмасы җитәкчесе Рима Арсланова үзенең чыгышында хатирәләргә бирелде һәм дистә еллар элек булган бер концертны искә алып, анда чараны музыкаль яктан оста бизәгән Җәүдәт Усмановны “гөлләргә су сибүче” дип бик уңышлы чагыштыруын да искә төшерде.

Бу көнне автор үзенең яңа җыентыгын бүләккә өләшсә, кунаклар да күчтәнәчсез килмәгән иде. Әлеге иҗат кичәсен “Башкортстан татарлары конгрессы” идарәсе әгъзасы Идрис Кәлимуллин моңлы һәм дәртле җырлары белән бизәп, җыелучыларга зур бүләк ясады.

Бу чара Күмертау шәһәре татар конгрессының талантлы һәм актив кешеләрдән торуын, аларның телебезне саклауга, мәдәниятебезне үстерүгә зур көч салуын, татар халкының бердәмлеген ныгытуда уңышлы һәм нәтиҗәле эшләвен ачык күрсәтте.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА фотолары.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас