+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2025, 02:25

"Туган як"ны кем башкарачак?

"Туган якка юл тотамын, Туган як, Туган як..." Бу җырны белмәгән кеше бар микән?

"Туган як"ны кем башкарачак?"Туган як"ны кем башкарачак?
"Туган як"ны кем башкарачак?
Бу хит халык күңеленә иң элек Вәсилә Фәттахова башкаруында кереп урнашты. Әмма соңгы арада аны Радик Юлъякшин да башкара иде.

"Барс Медиа" компанияләр төркеме Радик Юлъякшинга дәгъва белдерде
. Янәсе, җыр хокуклар буенча "Барс Медиа" ("Барс-Рекордс") компаниясенеке.

Җырның тексты, аның татарча варианты, башкортча варианты турында бәхәсләштеләр. Тарткалашу ике айга сузылган.

 «БИЗНЕС Online» электрон басмасына сылтанып, "Матбугат.ру"  хәбәр итүенчә, судлашулар тәмам. Ике як та үзара килешүгә килгәннәр. Бу килешү нигезендә хитны икесе дә куллана, башкара ала. 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас