

Чарада Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты.
- Без бүген халкыбызның бөек улы, туган җиренең чын патриоты, һөнәренең остасы Җәмил Әбделмановның юбилей кичәсенә җыелдык. Аның Башкортстан опера һәм балет театрында башкарган рольләре, җырлары Башкортстанның мәдәният һәм сәнгатенең алтын фондына кертелгән. Сез бүген үзегезнең осталыгыгызны талантлы яшьләребезгә тапшырасыз. Сезнең искиткеч җимешләрегез бар, укучыларыгыз безне үзләренең уңышлары, җиңүләре белән сөендерә. Җәмил Әбделәхәт улы актив иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара. Ул озак еллар дәвамында Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге идарәсе әгъзасы булып торды. Моннан тыш, Сез хатыныгыз белән ике балагызны да үрнәкле итеп үстереп, тәрбияләдегез. Сез һәрвакыт безнең өчен өлкән дус, киңәшче булдыгыз. Бу иң мөһиме, чөнки бездә ышанычлы, абруйлы экспертлар бар, алар белән профессиональ сәнгать өлкәсендә теләсә нинди темага сөйләшергә була, - диде Әминә Ивний кызы һәм Башкортстан Башлыгы указы белән Җәмил Әбделмановның "Хезмәт батырлыгы медале" белән бүләкләнүен әйтте һәм медальне тапшырды.
Чарада Җәмил Әбделмановның якташлары - Кырмыскалылар, Уфа сәнгать институты, Уфа сәнгать училищесындагы хезмәттәшләре, Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының генеральный директоры һәм музыка җитәкчесе. Александр Алексеев һәм башка мәртәбәле кунаклар юбилярны тәбрикләде, иҗатташ дуслары юбиляр белән бергә чыгыш ясады. Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлегенең рәисе Алмас Әмиров "Станиславскийның алтын медален" тапшырса, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның аксакаллар советы рәисе урынбасары Фәнил Кодакаев Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның иң югары бүләге - "Ал да нур чәч халҡына!" медален тапшырды. Сәхнәдә тапшырылган һәр бүләккә шыгрым тулы залдагы тамашачыларның көчле алкышлары да кушылып, лаеклы бирелгән бүләкләр өчен юбиляр белән бергә шатланды.
Юбилей концертында Җәмил Әбделманов үзе дә, аның укучылары да төрле жанрдагы җырлар башкарып, өч сәгатьтән артык барган тамашаны бер тында үткәрделәр.
Алда әйтүебезчә, Җәмил Әбделәхәт улы, Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының дәрәҗәле солистларының берсе, танылган җырчы булудан тыш, инде чирек гасыр З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал буенча укытучысы да. Профессор Җәмил Әбделмановның юбилей концертында аның укучылары - инде үзләре дә югары дәрәҗәле исемнәр яулаган, танылу алган җырчылар, иҗатташ дуслары катнашуы бер дә гаҗәп түгел. Алар арасында Башкортстанның атказанган артистлары Дамир Таипов, Радмир Хәсәнов, Салават Мөхәммәдьяров, Русия, халыкара вокал конкурсларңа җиңүчеләр дә бар иде.
- Юбилей концертын үткәрүемнең төп максаты - бүгенге студентларымнан алып, минем класста укып чыгып, зур сәхнәдә эшләүче, инде югары дәрәҗәле исемнәргә лаек булган элекеге укучыларны бер сәхнәдә күрү. Бу, кемгәдер тәҗрибә бирсә, кемгәдер тагын да тырышыбрак эшләргә, үсәргә дәрт тә өсти. Ни дисәң дә, сәхнәдә конкуренциядә бар һәм ул булырга тиеш, чөнки артист, җырчы гел генә эзләнүдә, үсештә булырга тиеш, - диде Җәмил Әбделәхәт улы.
Җәмил Әбделәхәт улының үзенең җыр вокалы мәктәбе булдырганы сәхнәгә чыгучы яшь артистларның һәр чыгышында күренде: җырчының югары дәрәҗәдә чыгыш ясавы, репертуарындагы җыры тавышына туры килүе, сәхнәдә үзләрен тыйнак тотуы, зәвыклылыклары - болар барысы да күзгә чалынды. Ә инде концертта катнашучы яшь артистлар бары тик тере тавышка башкорт, татар, урыс, казах, үзбәк, кытай телләрендә җырлар башкарып көчле алкышларга күмелде.
Автор фотосы.

