+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 декабрь 2025, 02:40

"Ул автобус көтә иде"

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев үзенең социаль челтәрләрендә көтелмәгән очрашу турында сөйләде.

"Ул автобус көтә иде""Ул автобус көтә иде"
"Ул автобус көтә иде"
Ул тукталыш яныннан узганда анда басып торган ханымны күреп алган — бу Башкортстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты, Уфаның шәрәфле шәхесе Сәвия Сираева булып чыккан. 92 яшьлек хатын автобус көткән.

- Бүген Сәвия апа Сираеваны очраттым, якыннанрак таныштым. Новомостовая тукталышында карыйм - Сәвия апа ялгызы басып тора. Алай ярамас, дип уйлыйм, аны илтеп куярга кирәк, борылып килдем, илтеп куярга рөхсәт сорадым, һәм ул, минем шатлыгыма, ризалашты. Ул шундый шәп, аңа 92 яшь, ләкин аңа бу яшьне биреп булмый. Ул хәрәкәтне яратам, ди һәм үзенә 100 яшькә кадәр яшәргә йөкләмә алган. Аны сораган җирендә калдырдым да, бик канәгать булып, бу көн турында уйлый-уйлый китеп бардым, - дип сөйли ул.

Татар һәм башкорт театрлары легендасы Сәвия Сираева популяр артистка матур теләкләр теләгән, яхшылыгы өчен рәхмәт белдергән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас