+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 декабрь 2025, 07:42

«Астыңда тузсын!»

Марат Яруллин Илсөя Бәдретдиновага эчке кием алырга сертификат биргән.

«Астыңда тузсын!»
«Астыңда тузсын!»

Илсөя Бәдретдинованың Казанда узган концертын карарга сәхнәдәш дусты Марат Яруллин да килгән. Җырчы, башкалар кебек, сәхнәгә чәчәк бәйләме белән күтәрелмәгән, хатын-кыз өчен аеруча да кирәкле бүләк сайлаган.

- Марат Яруллин. Канатым, кил әле, кичә «ВКонтакте»да карап утырдым. «Болгар» радиосы милли премиясендә фотога төшкән булганбыз икән. Укыдыңмы соң? Анда синең турыда бик матур яңалыклар бар. Мин дә үзем турында күп нәрсә белдем. Кереп укы әле, нык күңелле, – дип каршы алган аны Илсөя Бәдретдинова.

- Кич белән попкорн алам да укыйм, – дип вәгъдә биргән Яруллин. – Илсөя, зур рәхмәт сиңа! Зур рәхмәт чакыруыңа. Без менә беренче тапкыр синең шундый матур кичәңдә. Синең матурлыгыңа, матур күлмәкләреңә сокланабыз. Искиткеч. Казан, тагын бер алкышлыйк әле үзен, – дип, тамашачыларны кыздырып та алган ул башта.

- Тик хатын-кызның күлмәге генә түгел, башка киемнәре дә бар. Аны мин күрә алмыйм, кызганыч… Шуңа карамастан, белә алам. Менә сиңа миннән сертификат, эчке киемнәр кибетенә. Рәхәтләнеп ки, – дип, бүләген сузган Марат Яруллин, оялып кына.

«Менә нинди молодец. Гел кирәк әйбер бу, ичмасам», – дип сөенгән моңа Илсөя.

«Астыңда тузсын, диген, Марат», – дип шаяртып озатып калган ул дустын.

"Интертат"тан алынды.

https://intertat.tatar/news/marat-yarullin-ilsoya-badretdinovaga-ecke-kiemnar-kibetena-sertifikat-bulak-itkan-5877268

Автор: Резида Валитова
Читайте нас