+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 декабрь 2025, 03:50

"Кызым мине тәрбияли"

Фирдүс Тямаев кызыклы фикерләре белән уртаклашкан.

"Кызым мине тәрбияли""Кызым мине тәрбияли"
"Кызым мине тәрбияли"
"Интертат" хәбәрчесе белән әңгәмәдә ул түбәндәгеләрне белдергән:

" Дин бит ул һәрбер кешедә бар. Тик кемнеңдер ул тиз ачыла. Кемнеңдер соңрак ачыла. «Дин» дигән сүз – тизрәк чапан элеп, сакал үстереп, аннары бөтен дөньяны оныту түгел. Ике дөньяны бергә алып барырга кирәк. Без барыбыз да диндә булырга тиеш.

Минем хәзер инде өч бала, беренчедән. Кечкенә кызым бар. Кызым алдында элек малайларым каршында кебек трико, шортыдан яланөс кенә йөри алмыйм. Мин хәзер трико белән майкамны киям. Кызым мине тәрбияли. Малайларга кайчак колак төпләренә «биреп» тә ала идем. Әзрәк яман сүзләр дә ычкына иде. Кызым әйттертми. Тамашачым да тәрбияли. Үземнең харизма, энергетика белән тамашачыны дәртләндереп, елатып, бер бәйрәм уздыра алсам – шул инде Тямаев концерты.

Икенче елга – безнең 15 еллык юбилей. Бүгенге көндә 250гә якын үзем язган җырларым бар. Аллаһка шөкер, «багажник» зур. Икенче елга юбилейга барыгызны да көтеп калам".

Сәламәтлегенә бәйле хәлләр турында сорашкач, Фирдүс: "тиздән тикшеренергә барам. Я операция, я гастрольләр инде", - дигән.

 Тулырак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-salamatlege-turynda-ia-operaciya-ia-gastrollar-inde-5877195

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас