+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 декабрь 2025, 07:20

"Нык уңайсыз хәлдә калдым"

Рифат Зарипов тормышындагы иң оят хәлләрнең берсе турында сөйләде.

"Нык уңайсыз хәлдә калдым"
"Нык уңайсыз хәлдә калдым"
Артист истәлекләре белән ТНВ каналында "Ә син?" уртаклашты.

- Миңа бервакыт бик оят булган иде. Узган ел Истанбулга очканда булды бу хәл. Өч көнгә киттек. Самолетта очабыз, ризык өләшәләр: десертка кечкенә плитка шоколад бирделәр. Мин бу шоколадны, соңрак чәй эчәр өчен утыргычка куйдым. Һәм оныттым, Истанбулга чаклы йокладым. Самолет җиргә төшкәндә барысыннан да каешларны эләктерергә сорадылар, һәм мин артка нәрсәдер ябышканын аңладым. Карасам, теге шоколад эрегән. Ак футболка һәм ак чалбарданмын. Чалбарым нык буялган. Диләрәдән салфетка сорадым. Барысы да урыннарыннан тора, әйберләрен җыя, ә мин иелеп салфеткалар белән артымны сөртәм. Кешеләр миңа сәер карый, ә миңа шундый оят. Самолеттан хатынның яулыклары белән капланып чыктым, аэропортта шортыга алыштырдым. Аллага шөкер, кирәк була калса дип, үзем белән шорты алган идем. Читтән кешеләр мине шулкадәр нык курыккан, түзә алмаган бу, дип уйлагандыр инде, — дип шаярта җырчы.

Аның сүзләренчә, бу аның тормышындагы иң уңайсыз һәм оят хәл булган. Зарипов билгеләп үткәнчә, хәзер бу хәлне искә төшерү кызык, әмма ул вакытта ул бик күп уңайсызлыклар кичергән.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас