Бу көнне Бүздәк психоневрология интернатында могҗизалы мохит тантана итте. Уен-көлке, бәйрәмчә кәеф беркемне дә битараф калдырмады. Биредә тәрбияләнүчеләр Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары килүен балаларча ихласлык белән көтте.
Инвалидлар көненә багышланган хәйрия концерты Яңа ел бәйрәме рухында үтте. Кунакларны Кыш бабай ролен башкаручы Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәйхетдинов һәм Карсылу – Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева сәламләде. Чараны Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова һәм Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов алып бардылар. Бу тылсымлы бәйрәмне Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Нур” театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова оештырды.
Артистларның чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде, алар чыгыш ясаучыларны алкышларга күмде. Концерт биредә яшәүчеләр өчен мөһим вакыйгага әверелде, уңай эмоциональ мохит тудырды.
“Нур” театры артистлары үзләренең чыгышларын чын күңелдән башкарды, югары дәрәҗәдә һөнәри осталык күрсәтте. Артистлар күңелле уеннар оештырды һәм тамашачыларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәм җылылык һәм ихласлык белән тулды, барлык катнашучыларда якты тәэссоратлар калдырды.
Бәйрәм күңелле чәй табыны артында дәвам итте һәм җылы аралашу белән үрелеп барды. Интернатта тәрбияләнүчеләр, үз чиратында, артистларга үз куллары белән эшләнгән истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу вакыйга сәнгатьнең чиге булмавын, ә изгелекнең чын могҗизалар тудырырга сәләтле булуын тагын бер кат исбатлады.
Алсу НУРИМАНОВА.