

ТНВда «Сөйләшергә вакыт» программасында төркем әгъзасы Ринат Рамазанов хәзер аларга чит ил җырчыларыннан коллаборация ясау үтенече белән күп тәкъдимнәр килүе турында белдерде.
— «Интервидение» конкурсыннан соң безгә чит ил артистларыннан хезмәттәшлек итү турында бик күп тәкъдимнәр килә башлады. Русия җырчыларыннан да тәкъдимнәр бик күп. Әмма без һәр җырчы белән коллаборациягә керә алмыйбыз, чөнки безнең үз форматыбыз бар. Без сәхнәгә ярымшәрә чыккан яшь артистлар белән бергә чыгыш ясый алмыйбыз, бездә үзенә күрә «фейс-контроль», «дресс-код» саклана. Хәзер бездә Кытай җырчысы белән сөйләшүләр бара, Төркиядән күпләр яза, Катардан шулай ук яздылар. Тиздән чит ил артистлары белән сингллар чыгару планнары бар, - дип сөйләде Рамазанов.
Ay Yola - «Урал батыр» төрки эпосы буенча җырлар чыгаручы башкорт этно-поп төркеме. "Homay" хиты төркемнең икенче җыры булды һәм дөнья чартларын шартлатты. Җыр социаль челтәрләрдә яңгырады һәм чартларда хәтта Леди Гаганы да узып китте. "Shazam" дөньякүләм топында хит, танылган чит ил башкаручыларын узып, алтынчы позицияне алды. "Ay Yola" төркеме быел «Интервидение» халыкара конкурсының амбассадоры булды, анда финал жирәбәсендә үз хиты белән чыгыш ясады.
Фото: Руслан Шәйхетдиновның социаль челтәреннән.