Искиткеч бай һәм матур табигать, саф һава, урман-кырлардан, таулардан хасил булган җир көче шунда туганнарга тәэсир итми калмый, дип язарга яратасыз, сез, журналистлар, дигәнне ишеткәнем бар. Ә бит бу чынында да шулай! Башкортстанның Әлшәй районыннан гына да бик күп талантлы һәм танылган җырчылар, композиторлар, шагыйрь-шагыйрәләр чыгуын ничек аңлатасың да, каян җавап эзлисең соң?! Бүгенге әңгәмәбез бәрәкәтле Әлшәй районының Раевка поселогында туып-үскән, үзенең сәләте, тырышлыгы, эшсөярлеге белән татар-башкорт эстрадасында зур танылу алган шәхес – Роберт Тимербаев белән. Роберт Гафур улы баянчы буларак, башкару эшчәнлеген композиторлык иҗаты белән берләштереп алып бара. Ул бик күп җырлар, баян һәм инструменталь ансамбльләр өчен әсәрләр язган. Тамашачылар арасында зур популярлык казанган “Хәтер җыры”, “Гомерләрне үлмәс җыр итик” (Вәлит Илембәтов сүзләре), “Санама, кәккүк” (Зөһрә Котлыгилдина сүзләре), “Туганнарның кадерен белик”, “Күрше хакы – тәңре хакы”, “Ак майларда – ак вәгъдәләр” (Рамил Чурагулов сүзләре), “Уйна, гармун!”, “Җир җиләкләре” (Рәмзинә Тимерова сүзләре) һәм башка бик күп җырлары дистәләгән еллар буена сәхнәдән төшми, радио һәм телевидение аша тапшырылып тора.
– Сез иң беренче иҗат иткән, хәзер инде ул бик популяр һәм әлеге көнгә кадәр сәхнәдән төшмәгән “Санама, кәккүк” җыры Зөһрә Котлыгилдина сүзләренә язылган. “Санама, кәккүк, санама гомерем сәгатьләрен. Болай да йөрәгем яна белмимен сәбәпләрен”, – дип җырларда җырланса да, тормыш булгач, узган юлга карап, нәтиҗә ясар чак та җитә. Роберт Гафурович, шактый гомер юлын узган кеше буларак, Сез үзегез өчен нинди дә булса нәтиҗә ясадыгызмы?
– Паспорт буенча 65 яшем тулса да, күңелем белән моны һич кабул итә алмыйм әле. Әйе, тормыш үзе бер мәктәп – ул күп нәрсәгә өйрәтте. Шуларның берсе – бөтен кешене дә үзең кебек дип уйламаска кирәклеген яши-яши аңладым. Тагын, ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр. Боларын, шөкер, арттырып та үтәдем. Иҗатыма нәтиҗә ясаганда, күп кенә эшләр башкарылган. Шулай да, иң шәп сәнгать әсәрем язылмагандыр әле, дип уйлыйм.
– Роберт Гафурович, Сез Уфа сәнгать училищесында укып йөргән чакта ук Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә урнашкансыз. Мондый бәхет бик сирәкләргә генә эләгә, шулаймы?
– Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә килүем, чынлап та, бәхетле очрак. Училищеда укып йөргән чагымда урамда Редик Фәсхетдиновны очраттым. Бөтен кыюлыгымны җыеп, виртуоз баянчы янына барып, сүз каттым. Таныштык, кайда укуымны да әйттем. Ә ул миңа баянда уйнап күрсәтергә кушты. Ул чакта минем үземнең шәхсән баяным да юк иде әле. Прокат магазинына барып баян алдым да филармониягә кире килдем. Редик абый, чынлап та, мине көтеп торган. Уйнавымны тыңлагач, филармониягә эшкә килергә чакырды. Шулай итеп, мин читтән торып укуга күчтем, бераздан армия сафларына алындым. Мин, бәхеткә күрә, филармония каршындагы хәрби частьта хезмәт иттем. Бер үк вакытта филармония концертларында да катнаштым. Хәрби формамны Уфада яшәгән апамнарга барып сәхнә костюмына алмаштырам да, концерт куярга китә идем. Армиядән соң да филармониядә эшләвемне дәвам иттем. Бик күп танылган, зур шәхесләр белән эшләү бәхете тиде миңа.
– Филармониядә эшләгәндә Сез Русиянең бик күп шәһәрләрендә, Германия, Франция, Италия, Голландия, Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Төркиядә гастрольләрдә булгансыз. Шушындый колачлы гастрольләр артист, музыкант өчен нәрсә бирә?
– Беренче чиратта – йөргән таш шомара, дигәндәй, осталык арта. Икенчесе – дуслар, танышлар күбәя.
– Егерме ел эшләгәннән соң Сез “Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар” иҗат төркеме төзеп, филармониядән китәсез. Мондый кискен адымга баруның сәбәпләрен әйтә аласызмы?
– Әлбәттә, сәбәпләре бар иде. Бүген аларның барысын да әйтеп торуның мәгънәсе юк. Филармониядән китеп, үз төркемебезне булдыру авыр булды дип әйтә алмыйм, чөнки хатыным, җырчы Фәридә Тимербаева белән тамашачы сөюен яулаган, халык арасында танылу алган идек инде. Яныбызда ярдәм кулы сузарга әзер дусларыбыз, танышларыбыз да булды.
– Сез – оста баянчы, җырчы, композитор. Бик күп популяр җырлар авторы буларак, башкорт-татар эстрадасы җырчылары үз репертуарына Сезнең җырларны керткән. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Идрис Газиев, Хәния Фәрхи, Роза Аккучукова, Нәзифә Кадыйрова, Радик Гәрәев, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар бар. Җырны язганда ук аның популяр булачагын тоемлап буламы?
– Кайсы чакта, мәгънәле, шәп шигырьгә көй язгач, аның тиз таралып китәчәгенә ышанасың һәм... ялгышасың. Шундый очраклар да була – һич уйламаган җыр тиз арада популяр булып китә. Шуңа күрә, алдан күрәзәчелек итеп булмый, дип әйтә алам.
– Гомумән, Сез ничек иҗат итәсез?
– Музыка язар өчен тәү чиратта музыкаль белем, музыка кагыйдәләрен белү кирәк. Соңгы вакытта җырның сүзләрен дә, көен дә үзе язып, үзләре үк башкаручылар күбәйде. Шуңа күрә эстрадабыз бертөрле яңгыраштагы җырлар белән тулды. Композитор – музыка, шагыйрь шигырь иҗат итәргә, ә инде җырны җырчы башкарырга тиеш, минемчә.
– Сәхнә – яшьләр өчен, диләр. Моның белән килешәсезме?
– Тормыш бер урында гына тормый бит. Сәхнә, әлбәттә, яшьлекне, матурлыкны ярата. Шул ук вакытта, тәҗрибәсе зур булган өлкәннәрне дә онытырга ярамый. Әйткәндәй, яшьләрне аларның энергиясе, эшләргә дәрте күп чакта күреп, хезмәтләрен вакытында бәяләү дә кирәк. Картаеп беткәч кенә нинди дә булса дәрәҗәле исем бирү, минемчә, дөрес түгел.
– Табигатьтән бирелгән сәләтле оста баянчылар сирәк туа диләр. Бүген яшьләребез арасында андыйлар бармы?
– Талантлы булудан тыш, тырыш та булу кирәк. Яшьләребез арасыннан Алмаз белән Айдар Юнысовларны, Илфат Шәеховны, Айрат Галиевны әйтер идем.
– Бүгенге эстрадада Сезне нәрсәләр борчый?
– Авторлык хокукын бозу, аны санга сукмау борчый. Күп җырчылар моны кирәк дип тә танымый, тик бу дөрес түгел! Кеше үзе җитештергән товарга бәя, хак түләү алырга тиеш. Шушы мәсьәләгә кагылышлы аңлашылмаучанлыклар килеп чыгып кына тора. Күпләр, җырларымны сорамыйча башкара, ишетмәс, белми калыр дип уйлаучылар бихисап. Тик, без капчыкта ятмаган кебек, теге яки бу җырыңны фәлән җырчы башкара, рөхсәт алдымы дип, әйтеп торалар. Мин киң күңелле кеше – телефон аша шалтыратып булса да рөхсәт сорасалар, гафу итәр идем. Судлашып та йөрисем килми.
– Артист һөнәренең иң авыр ягын әйтә аласызмы?
– Бу сорауга һәр артист үзенчә җавап бирәдер, мөгаен. Минем өчен ул – артист тормышындагы интриганың күп булуы. Күп очракта ихласлык җитми. Синең янда дус булып, елмаеп торып, читкә китү белән гайбәт сатучылар күп. Мин инде баянчы да булгач, шуны да әйтеп китим – сәгатьләр буена 16 килограммлы баянны күтәреп торып уйнау арка сөягенә зыян китерә. Бу да һөнәремнең авыр якларының берсе.
– Танылган җырчы, моңлы тавышлы Фәридә Тимербаева белән 1983 елда өйләнешеп, матур гаилә корып, ике балага гомер бүләк иткәнсез. Бер казанда кайнавыгызның авыр чаклары күбрәк булдымы, әллә, киресенчәме?
– Икебез дә артист булуның иң авыр ягы балалар үстергәндә булды. Элегрәк бит гастрольләрдән кайтып керми идек. Филармониядә эшләгәндә икешәр айга чыгып киткән чаклар да булды. Балаларыбызны әти-әниләребез, туганнарыбыз карашты. Ничек кенә булса да, без – аларны, алар безне сагынып, гастрольләр тәмамлануны көтеп яшәдек. Мөмкинлек булганда, балаларны да үзебез белән гастрольләргә алып чыга идек. Авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне, шатлыкларны да җыр-моң белән үткәрергә күнеккәнбез. Мин баянымны кулга алуга, Фәридә җырлый.
– Бүгенге көндә Сезнең өчен иң кадерлесе нәрсә яки кем?
– Оныкларым! Айрат улым белән Лариса килен – Самираны, Азамат белән Лиана – Кәрим, Рөстәм оныкларыбызны бүләк итте. Атаевка авылында йорт төзеп кердек. Балаларыбызны, оныкларыбызны каршы алып, кунак итү – үзе зур бәхет.
– Аллаһ кешегә яхшылык теләсә, аны дингә кертер, ди бер хәдис. Роберт абый, дингә булган карашыгызны беләсе килә?
– Мин үзем өлкәнәя барган саен Аллаһыга якынаям. Фәридә дә догалар укый. Яшьләр арасында хак дин юлына басучылар артуы сөенечле хәл. Әйткәндәй, Азамат улымның гаиләсе намазда.
– Җир шарына килгән афәт – коронавирус, махсус хәрби операция башлану һәм башка сәбәпләр аркасында соңгы елларда тормышыбыз, яшәешебез бик үзгәрде дип әйтергә күнектек. Роберт абый, Сез моның белән килешәсезме?
– Әйе, килешәм. Мин моңа бер генә мисал китерәм: бер ун ел элек Рамил Чурагол сүзләренә иҗат ителгән “Туганнарның кадерен бел!” җырын тамашачы тыныч кына тыңласа, хәзер инде күпләрнең күзләре яшьләнә һәм гаепле рәвештә башлары аска иелә. Ә бит ул җырга гап-гади мәгънә салынган: үз туганыңның кадерен бел. Кызганыч, гасырлар буена сакланып килгән матур гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара.
– Сезнең өчен ватанпәрвәрлек нәрсә ул?
– Ватанпәрвәрлек ул – туган илеңне, туган җиреңне данлап яшәү, эшләү.
– Туры әйткән туганына ярамаган диләр. Сез туры сүзлеме?
– Әйе, туры сүзлемен һәм дөреслекне яратам.
– Бүгенге көндә иҗатыгызны нинди яссылыкта күрәсез?
– Тигез яссылыкта барабыз дип уйлыйм. Фәридә белән икебезне дә концертларга чакырып торалар, Аллаһка шөкер. Күптән түгел генә мин Барселонага чакыру алып, барып кайттым. ЮНЕСКО канаты астында узган “Etnofest” татар һәм башкорт мәдәниятенең гомумевропа музыка фестивалендә катнаштым. Фестивальне оештыручылар – ике мәдәни оешма: “Пиреней ярымутравы территориясендә төрки халыкларның татар-башкорт ассоциациясе” һәм “Башкортстан – Италия” бердәмлек фонды. Әлеге проектта Башкортстан һәм Татарстанда туып, хәзер чит илдә яшәп иҗат итүчеләр катнаша. Вәлит Илембәтов сүзләренә иҗат ителгән “Хәтер җыры”, “Санама, кәккүк” җырларымны башкарганда тамашачылар кушылып җырлады.
– Роберт абый, җылы әңгәмәгез, ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт! Алда эшлисе эшләрегез, иҗат итәсе, җырланасы җырларыгыз көтеп торсын! Сез моң, җыр аша кешеләр күңелендә яшәүгә дәрт, өмет уятып, гомерләрне үлмәс җыр итәргә өндәүче. Нәкъ Вәлит Илембәтов шигыренә иҗат иткән җырыгыздагы кебек:
Гомер үтә диләр, гомер үтми,
Без үтәбез гомер юлларын.
Артка карап уфтанмыйк әле,
Үкенмик әле соңыннан.
Үткән – үткән инде.
Алга карап,
Үтәр юлны матур үтик,
Гомерләрне үлмәс җыр итик,
Үкенмәслек итеп китик.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.