+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 декабрь 2025, 02:25

"Ничек болай килеп чыкты соң?.."

Винарис Ильегет авыр кайгысы белән уртаклаша.

"Ничек болай килеп чыкты соң?..""Ничек болай килеп чыкты соң?.."
"Ничек болай килеп чыкты соң?.."
Җырчы Чулпан Йосыпова абыйсының юл фаҗигасендә һәлак булуы турында хәбәр иткән иде. Вадим җырчы Винарис Ильегетнең дә яшьлек дусты булган.

Винарис социаль челтәрләрдә хушлашу сүзләре язган.

«Ничек болай килеп чыкты соң?.. Вадим дустым, дружище, Бабай! Без бүген искиткеч яхшы кеше белән бәхилләшәбез. Ул күп еллар дәвамында минем һәм минем энекәшемнең якын дусты булды...

Әле күптән түгел генә яхшылап яши башлаган иде. Ике кечкенә баласы калды. Аллаһы Тәгалә аны үз янына алды... Урының оҗмахларда булсын, брат!» – дигән Винарис Ильегет.
 
Юл һәлакәте Казанның Җиңү проспектында булган. "Volkswagen Polo" автомобиле йөртүчесе башта реклама тактасына килеп бәрелгән, ә аннары 47 яшьлек ир-атны бәрдергән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас