+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 декабрь 2025, 07:10

Фәридә - Алсу - халык артистлары!

Фәридә – Алсу дуэты солистлары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

Фәридә - Алсу - халык артистлары!
Фәридә - Алсу - халык артистлары!
Сөнечләре турында «Интертат»ка якташыбыз, Бакалы районы сылуы Фәридә Әхмәтшина сөйләгән. Җырчылар тантананың икенче өлешендә барлык кунаклар алдында җыр да башкарган.

«Бүләкләү чаралары тарихында бүләкләнүчеләр үзләре чыгыш ясау – беренче тапкыр! Күкрәктә медаль белән җырлау безнең өчен аеруча дулкынландыргыч булды. Йөрәкнең ничек типкәнен үзебез генә беләбез», – дигән җырчы.

Җырчыларны ихлас күңелдән котлыйбыз!
 
Фото: Интертат

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас