Фәния апа соңгы чорда каты авырды, кызы Фируза тәрбиясендә булды. Исән чыгында данлыклы кызы Хәния Фәрхигә багышланган чараларда, аның музеенда күрешкәндә ул бик җылы тойгылар уята иде - яулыгын туздырып бәйләгән, нурлы йөзле тыйнак кына татар карчыгы. Якты дөньяга алты бала бүләк итеп, аларның дүртесен җир куенына салган ана ул. Оныкларын өзелеп яраткан картый (Тәтешледә шулай сөйләшәләр) да ул.
"Балачагымның тагын бер чите кителеп төште, - дип яза аның үзенә охшаган оныгы Миләүшә. - Тыныч йокла, картыем. Сине каршы алганнардыр инде кадерлеләрең, алтыныбыз. Оҗмах түрләрендә бул. Тимергали абыем, әтием Нурислам, Җәмгыя апа, Хәния апа, бабам Фәрхелислам, әбием Фәния... Сез очраштыгыз бит бүген. Син бит әле генә, яулыгыңны бәйләп, догаларыңны укып озатып кала идең безне, картый».
Халидулла кызы Фәниянең урыны җәннәттә булсын, барыбыз да догада булыйк.
Фото: социаль челтәрдән.