Алмаз Мирзаянов кызларының исемнәрен ничек сайлаулары турында сөйләгән.
«Нәзирә туарга 2 атна алдан Бакалыда мәҗлестә җырладык. Юбилярның исеме шундый иде. Шунда ук ошады. Безнең авылда да Нәзирә апа бар, бик әйбәт кеше. Кызыбызны көткәндә «Нәзер» дигән спектакль дә караган идек. Динебездә дә бик яхшы исем санала.
Ә инде Гүзәлгә исем сайлаганда вариантлар күп иде. Мин, Әмир булыр, дигән идем. Нәзирә – Хәят, диде. Газизәсылу дигән вариант та бар иде. Гүзәл җиңде! Гүзәл исемле бик күп танышларыбыз, туганнарыбыз бар. Бөтенесе дә – әйбәт кешеләр. Тик без, Гүзәлгә исем кушканда, Яр Чаллыдагы Гүзәл апаны күз алдында тоттык», – дип сөйләгән Алмаз Мирзаянов.