+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 декабрь 2025, 09:44

Дуслык һәм тынычлык телендә

Казахстанда узган фестивальдә Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов иҗаты турындагы документаль фильмның премьерасы булды.

Дуслык һәм тынычлык телендә
Дуслык һәм тынычлык телендә

 

Казахстанның Бурабай курорт зонасында “Дуслар тавышы: шигърият һәм сәнгать” бишенче юбилей фестивале узды. Евразия иҗат гильдиясе оештырган бу Халыкара форум, 20 илдән 70тән артык язучы, шагыйрь, рәссам, музыкант, кинематографист һәм интеллектуалларны җыеп, дөнья халыклары мәдәнияте арасында чын күпергә әверелде.

Фестивальдә чыгыш ясаганда гиль­диянең иң өлкән әгъзаларының берсе, “Русиянең алтын каләме”, “Русьнең алтын каләме”, “Сүз остасы” (Русия), “Тынычлык Илчесе” (Германия), “Иң яхшы шагыйрь” (Кытай), “XXI гасыр төрки халыкларының сатира атасы” (Казахстан) мактаулы исем­нәренә ия Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов болай диде:
“Монда без планетабызның төрле халыкларын тәкъдим итәбез. Әмма, шуңа карамастан, бер-беребезне яхшы аң­лыйбыз, чөнки барыбыз да бер телдә – дуслык һәм тынычлык телендә сөй­ләшәбез”.


Форум кысаларында Бурабай Халыкара кыска метражлы кино фестивале узды, анда Аргентина, Германия, Израиль, Италия, Казахстан, Кытай, Русия, АКШ, Тунис һәм башка илләрдән финалистлар фильм­нары күрсәтелде. Төрле категорияләрдәге иң яхшы эшләр билгеләп үтелде. Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортостан” ки­ностудиясенең сатирик Мар. Сәлимнең иҗат юлы турындагы “Со смехом по всему свету” документаль фильмы (режиссеры – Радик Килмәмәтов) махсус бүләккә – Халыкара жюри тарафыннан аерым бил­геләүгә лаек булды. Кинофестиваль директоры Марк Әхмәтҗанов кул куй­ган Рәхмәт сертификатында болай дип языл­ган:
“Иҗатыгыз, кино төшерү сәнгатенә булган мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең өлеш безнең Халыкара кинематография бергәлеген баета”.
Марсель Шәйнур улы үзе “Евразиянең зәңгәр бриллиантлары” дискуссиясендә катнашты һәм таныл­ган нәшир һәм җәмәгать эшлеклесе Марат Әхмәтҗанов нигез салган Евразия иҗат гильдиясенең 10 еллыгы уңаеннан истәлекле медальгә лаек булды.


Фестиваль Башкортстан мәдәни ми­расының һәм аның вәкилләренең Халыкара мәйданда әһәмиятен ассызыклады. Рес­публиканың Евразия мәдәни киңлеген үстерүгә керткән өлеше бөтен дөньядан форумда катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.
Фестиваль тәмамланганнан соң Ка­зах­станның иң яхшы белем бирү уч­реж­дениеләренең берсе – Щучинск шәһәренең югары педагогия колледжында танылган язучы-сатирикның укытучылар һәм студентлар белән очрашуы булды.


Марсель Сәлимов “OCA People” Британия журналының “Евразия мәдәнияте легендалары” махсус чыгарылышында басылган интервьюсында үзенең язучылык тәҗрибәсе белән генә түгел, ә креатив индустрияләр үсешен һәм иҗади кешенең дөньядагы урынын күзаллавы турындагы фикерләре белән дә уртаклашты.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас