Илдар Абдразаков бүләкләү тантанасында: “Бүген минем өчен бу залда булу һәм “Русиянең халык артисты” исемен алу – зур мәртәбә. Кызганыч, әти-әнием исән булмаса да, аларның шатлыгын тоям. Алар күктән барысын да күреп тора, минем, абыем һәм бөтен гаиләбез белән горурланадыр. Әтием һәрвакыт: “Кайда гына булсаң да, нишләсәң дә, җырласаң да, Туган илең – Русия, син – Башкортстаннан. Шуны онытма! Өйгә ешрак кайт, үз тамашачың алдында чыгыш яса”, – дия иде. Ә сайлау алдында калгач, бер дә шикләнмәдем. Мин, һичшиксез, өйгә кайтам, чөнки монда – минем җирем, әти-әнием җирләнгән, ата-бабаларым яшәгән төбәк. Мин монда үстем, димәк, үз тормышымны һәм иҗатымны нәкъ менә туган илдә дәвам итәргә тиеш”, – дип, дәүләт башлыгына рәхмәтен белдерде.
Шулай ук, югары бүләкләргә РСФСРның халык артисты, кинорежиссер Никита Михалков, Мәскәү Халыкара музыка йорты президенты Владимир Спиваков, пианист Денис Мацуев, режиссер Игорь Угольников һәм актер Сергей Маковецкий да лаек булдылар.
Владимир Путин үзенең котлау сүзендә: “Cез сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә иҗат итәсез, әмма барыгызны да иҗади омтылыш, эшләрегезнең югары сыйфаты һәм халык мәхәббәте берләштерә”, – диде.
Искәртеп узабыз: Илдар Абдразаков әле күптән түгел генә Русия Президенты каршындагы Мәдәният советы составына кертелде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.