+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 декабрь 2025, 02:15

"Тещасыз яши алмыйм"

Данир Сабировның «теща»сының туган көне булган.

"Тещасыз яши алмыйм""Тещасыз яши алмыйм"
"Тещасыз яши алмыйм"
Артист аны телеграм-каналында котлаган. Данир язуынча, алар инде 17 ел «теща»сы белән бергә гомер кичерә икән.

«Миләүшәмнең әнисе, минем «теща»каемның туган көне! Мәзәкләрдә «теща» явыз персонаж булып саналса да, безнең очракта алай түгел. Инде 17 ел бергә торабыз! Күп дусларымның исе китә: «Ничек «теща» белән яшәп була ул?» – диләр. «Теща»сыз яши алмаганга», – мин әйтәм. Кызларымны тәрбияле иткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, Әни! Исән-сау бул, яшәү дәртең сүрелмәсен», – дигән Данир.

 Данир Сабиров хатынының әнисенә «әби» дип түгел, «әни» дип дәшә икән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас