Яшьлек бөтенесенә дә бирелә, ә картлык – сайланып алынганнарга гына, дигән гыйбарә бар. Язмам герое — әнә шул сайлап алынган сирәкләрнең берсе. Тормышта сине ничек бәяләүләре яшь чактагы эш-гамәлләреңә бәйле. Башлаганнарыңны гомерең буена дәвам итә алгансыңмы, сайлаган юлыңнан тайпылмагансыңмы?.. Бай иҗат юлы үткән, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләре әгъзасы, күптән түгел 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән шагыйрә Нәҗибә Әминева үз тормыш кыйбласына тугры кала. Күптән түгел Кушнаренко районының үзәк китапханәсендә әдибә белән ихлас очрашу оештырылды.
“Мин тормышка гашыйк” дип аталган бәйрәмгә аның шигъриятен сөюче райондашлары, авылдашлары, хезмәттәшләре, мәктәп һәм күппрофильле колледж укучылары, районда эшләп килүче “Ак калфак” һәм “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмалары, “Чәрмәсән таңнары” иҗади берләшмәсе, “Өмет” клубы әгъзалары, район гәзите хезмәткәрләре, Уфа шәһәреннән мәртәбәле кунаклар – “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” журналы һәм Язучылар берлеге вәкилләре килде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Станислав Шиков районыбызның хөрмәтле кешесен котлау өчен сүз алып, республика Башлыгы Радий Хәбиров, Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйповтан тәбрикләү хатларын укып ишеттерде һәм юбилярга Мактау грамотасы тапшырды.
Котлаулар тезмәсен Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм эчке эшләр органнары ветераннарының район советы рәисе Венер Галимов дәвам итте. Ул тантана сәбәпчесенең Бөек Ватан сугышы тәмамланган елда дөньяга килеп, сугыштан соңгы чорда ныгыган буын буларак, аңа хөрмәт һәм соклануын җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең Кушнаренко бүлекчәсе рәисе Илфир Котдусов Нәҗибә Зәкәрия кызына татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклауда башкарган зур эшләре өчен Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды һәм алга таба да милләтебез өчен хезмәт итүгә көч салуына ышаныч белдерде.
Шигърият дип аталган дөньяда үз укучыңны, иҗатыңа ихтирам белән караган рухташ иптәш табу – һәр каләм әһеленең теләк-өметедер. Шагыйрә, журналист һәм тәрҗемәче, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләре әгъзасы Гүзәл Галиева Нәҗибә апа өчен әнә шундый кешегә әйләнә. Берничә ел “Авангард” район гәзитендә бүлек мөдире булып хезмәт салган Гүзәл ханым юбиляр белән ничек танышканы турында сөйләде, шул еллар эчендә гәзиттә шагыйрә турында басылып чыккан мәкаләләрне күрсәтте.
– Бу яшькә җитү – күпләргә насыйп булмаган зур бәхет. Озын гомерең – Ходайның беренче бүләге булса, сәләтең – Ходай биргән икенче бәхетең. Шулар белән бәхетле син. Чөнки китапларың кибет киштәләрендә тузанланып ятмый, димәк, иҗатың укымлы, укучыларың шактый, – диде Гүзәл Габдуллаҗан кызы каләмдәшенә һәм бүләкләрен тапшырды.
– Бервакыт Пәйгамбәребездән “Аллаһы Тәгалә кайсы эшләрне ныграк ярата?” дип сораганнар. Ул: “Дәвамлы, даими башкарыла торганнарны”, – дип җаваплаган. Нәҗибә апа да гомере буе иҗатта. Бу да бит дәвамлы гамәл, – диде язучы, публицист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Дилбәр Булатова.
Ул Язучылар берлеге җитәкчелеге һәм әгъзалары, шәхсән үзе исеменнән шагыйрәне олуг юбилее белән тәбрикләде һәм Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтовтан гөлләмә тапшырды. Болардан тыш, Дилбәр ханым әдибәнең укытучы буларак та үзеннән соң эз калдыра алуына игътибарны юнәлтте. “Һәр остаз шәкертләре белән бәһаләнә, ә аларның иң олысы – кызы Ләйсән Якупова”, – диде ул.
Әлбәттә, мондый кызлар үссен өчен изге мирасыбыз – телебез, әдәбиятыбыз яшәргә тиеш. Мәртәбәле кунак колледж укучыларын Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар-урыс бүлегенә укырга чакырды.
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Тулпар” журналының шигърият бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин хезмәттәшенең сүзен дәвам итте.
– Журналның шигърият бүлеген җитәклим, барысының да иҗатын күзәтеп барам. Күпләр яше барган саен робагыйлар яза башлый, ә Нәҗибә Әминеваның иҗаты унсигездәге кебек, шигырьләре гади, табигый, әмма һәрберсендә тирән мәгънә бар. Хатын-кыз шагыйрәләр арасында иң көчлеләрнең берсе. Алга таба да иҗат гомере телим, ул һәрвакыт ярларыннан ташып торсын, – диде ул.
Мөнир Мәхмүт улы Нәҗибә Әминеваның “Тулпар” журналының 6нчы санында басылып чыккан “Күкрәгемә кыстым Җир шарын” шигъри шәлкеме өчен лаурет исеме бирелүен, аның иҗаты турындагы күзәтү “Татар әдәбияты тарихы”ның сигезенче томына керүен игълан итте.
Шагыйрә, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Фәндидә Харрасова чыгышын шигъри юллар белән башлады:
Шигырь заманы түгелен
Эчемнән аңлап яшим.
Аңласам да
“Кирәк ул”, дип,
Йөрәкне алдап яшим, – дип яза Нәҗибә Зәкәрия кызы.
Шигырь сөймәгән заманны шигырьле итәр өчен, мөгаен, һәр каурый каләм иясенең хис-тойгыларын үзенчә, әле беркем дә тасвирлый алмаганча, укучы күңеленә үтеп керерлек итеп язасы, түгеләсе киләдер. Тик мондый шигырь юллары ансат кына тумый, өстәл артына утырып алдың да шигырь язылды түгел. Аның күңелдә өлгерүе кирәк. Өлгергәч, ару-талуларыңны онытып, кәгазь битенә төшерәсең. Аларны тизрәк укучыңа җиткерергә ашыгасың, аның фикерен ишетәсе килә. Бу хакта Нәҗибә апа болай ди:
Берсе сокланса, барысы
Соклана күк тоела,
Әй йөрәкнең бик аздан да
Куюы канатланып...
Нишләр иде икән йөрәк,
Соклану сүзләре ешрак
Торганда кабатланып...
Фәндидә Туктаргали кызы, шагыйрәнең юбилей кичәсендә аңа, аның иҗатына карата җылы сүзебезне, соклану хисләребезне кызганмыйк, дип чакырды һәм Нәҗибә апага язган шигырен укып ишеттерде.
Әнкәйле чакны уйлата
Әнкәмнең мамык шәле.
Әнкәйле булгандай булыйм,
Иңемнән алмыйм әле, – дип язган иде Нәҗибә Әминева “Әнкәйнең мамык шәле” шигырендә. Ә бит ул үзе дә — өч балага ана, дүрт оныкка дәү әни. Күңел түрендәге аналарга хас җылысы гомере буена якыннарына гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең һәркайсына җитә. Моның турында авылдашлары да бертавыштан әйтеп тора. Әхмәт авыл биләмәсе Советы башлыгы Зилә Ялаева да бер генә чараның да Нәҗибә апаның шигырьләреннән башка үтмәве хакында бәян итте.
Әхмәтлеләр Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы, педагогия фәннәре кандидаты Фәридә Арслановадан сәлам хаты, шигъри һәм музыкаль күчтәнәчләр белән килгән иде: мәктәп укучылары Нәҗибә апаның балалар өчен язылган шигырьләрен укыса, авыл мәдәният йортының хатын-кызлар коллективы башкаруындагы “Әй бу яклар” җыры (Н. Әминева сүзләре, Фирдәүсә Зәлбәшәрова көе) һәркемнең күңеленә үтеп кереп, тирән тәэссоратлар калдырды.
Мәгариф өлкәсендә бергә хезмәт салган укытучылар Гыйлемхан Гәрәев, Ралия Идрисова да юбилярны ихлас котлады.
“Ана булу – изгелекнең таҗы”, ди халкыбыз. Район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Минзилә Вәлиева да өч үрнәкле бала (Динә, Азат – укытучылар, Ләйсән – шагыйрә, журналист) тәрбияләгән Нәҗибә Зәкәрия кызының олы хөрмәткә лаек булуы хакында әйтте.
“Өмет” клубы әгъзалары исеменнән Альбина Шәрипова тәбрикләде, “Сәхиб-җамал” оешмасы исеменнән автор башкаручы, композитор Резида Сабитова “Сөям бу тормышны” җырын бүләк итте. Районыбызның шәрәфле шәхесе, Башкортстан Республикасының атказанган агрономы, көмеш волонтер Фәйләс Муллагалиев та чордашын ихлас тәбрикләде. Әхмәт урта мәктәбенең 1999 елгы чыгарылыш укучылары Татьяна Арсланова, Ләйсән Ганиева чыгышында остазга укучыларга бөтен көчен салып, иң кыйммәтле хәзинә – белем белән уртаклашканы өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Чараны алып баручы нәфис сүз остасы Ринат Каюмов һәм китапханәче Айгөл Сәлимуллинаның чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Ниһаять, сүзне тантана сәбәпчесенең балалары алды.
Күз нурыңны түгеп, сөеп баккан
Бәбкәләрең күптән үскән инде...
Яз шаулаган гомер бакчасына
Бүген менә ак кар төшкән инде...
Кышларның да кояшлысы була!
Нурын тоеп яшә кышларның!
Сәламәт һәм озын гомерле бул!
Без яныңда, синең кошларың... – дигән шигъри юллар белән Ләйсән әнисенә булган хисләрен җиткерде һәм әле кичә генә “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме тапшырылганда республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алган гөлләмәсен әнисенә бүләк итте. Ана, остаз буларак Нәҗибә апаның Ләйсәннең үсешенә керткән өлеше бәхәссез, бу көнне моңардан да зур бүләк булуы мөмкин түгелдер. Өлкән кызы Динә Рәфит кызына Ходай башка сәләт – моң биргән. Ул әнисенә багышлап җыр ишеттерде. Кечкенәдән матурлыкны күрә белергә, дөньяны хисләр аша кабул итәргә өйрәнгән гаиләдә шигъри сүз, сәнгатьне аңлап үсәләр. Ә аның башлангычында, ана буларак, сизгер күңелле Нәҗибә апаның хезмәте ята.
Барлык котлаулардан соң сүзне шагыйрәнең үзенә бирделәр. Ул балачак хатирәләре, беренче шигырь язу тәҗрибәсе турында сөйләде, иҗаты белән кызыксынучы укучылары аеруча яраткан шигырьләрен укып ишеттерде, тамашачылар сорауларына җавап бирде. Шуларның берсе бәхетле мизгел турында иде. Шагыйрә аны өч төшенчәдән гыйбарәт дип саный: беренчесе – бала туу, икенчесе – китап чыгу, өченчесе — тормышта кечкенә күбәләк очуы кебек гади күренешләргә дә соклана белү.
Шагыйрәнең тормыш китабының кайсы гына битен ачсаң да, анда шигырь булыр, тормышка фәлсәфи күзлектән карау ятар. Әлеге очрашу да нәкъ моны дәлилләде. Сугыштан соң дөньяга аваз салып, аның мең сынауларын лаеклы үтеп, яшьлегендә сайлаган шигърияткә хезмәт итү юлыннан бүген дә ышанычлы атлый Нәҗибә апа! Гомер кыйссагызның 80нче битендә дә, сиксән бишенчесендә дә, туксан-йөзенчесендә дә адымнарыгыз нык булсын, Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Туган җирегездән көч һәм дәрт алып, бәхетле мизгелләрнең кабатлануын телибез.
Әлфия АРСЛАНОВА.
Кушнаренко районы.