Ул дусларыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче энесенә ярдәм сорый. Яугир әлеге вакытта кыска вакытлы ялга кайткан, дип яза "Интертат".
"Туганнан туган энем белән таныштырырга телим сезне, дуслар. Исемен әйтергә ярамый, фамилиясе - минекечә. Кызганычка каршы, үз энем арабызда юк инде…
Әлеге энем инде бер елдан артык махсус операциядә. Әле менә ялга кайтты. Без аның белән сездән ярдәм сорарга булдык. Энемә һәм аның хезмәттәшләренә «Шевроле Нива» машинасы кирәк. Ул 630 мең сум тора. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән энемә һәм хезмәттәшләренә машина алып җибәрергә телибез", – дигән Илмира телеграм-каналында.
«Барыгызга да зур рәхмәт! Җиңү безнең якта булачак!», – дип кушылган аңа энесе дә.
Реквизитларны җырчы үзенең телеграм-каналында күрсәтә.
Илмира Нәгыймованың бертуган энесе күптән түгел СВОда һәлак булды. "Кызыл таң" бу хакта язган иде.