Ютубта (YouTube ) Фәдис Рамазанов авторлыгындагы һәм Альбина Якупова алып барган “Рәхмәтлемен сиңа, язмышым!” тапшыруын күпләрнең күргәне бардыр. Аның геройлары - төрле язмышлы төрле һөнәр ияләре, ләкин аларның барысын да җыр сәнгатенә сөю берләштерә. Күпләрнең һөнәре һәм башкарган эшләре мәдәният һәм сәнгать өлкәсеннән ерак булса да, җыр-моң аларны гомер буе озатып килә. Әлеге тапшыруның авторлары да нәкъ шундый моңлы, җырдан башка тормышын күз алдына да китерә алмаган кешеләрне табып, әңгәмә барышында бу шәхесләрнең язмышларына ни өчен рәхмәтле булуын ачыклый.
Бүгенге көнгә дистәләгән тапшыру төшерелгән һәм алар социаль челтәрләрдә бик популяр – караучылар һәм язылучылар санына карап та шундый фикер йөртергә мөмкин. Барлык катнашучыларны бергә җыеп, гала-концерт оештыру инде күркәм йолага әверелә. Узган елда ул Уфа шәһәренең “Атайсал” мәдәни үзәгендә уздырылса, быел моның өчен Авдон мәдәният йорты сайланды.
Концерт башланыр алдыннан җыелучылар мәдәният йорты фойесында җәелдерелгән кул эшләре күргәзмәсе белән танышты.
Күркәм чарага мәртәбәле кунаклар да чакырылды. Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Гөлшат Сафина, Авдон авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Александр Зайцев, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм кыюлыгы өчен Батырлык һәм Миңнегали Шәйморатов орденнары, бихисап медальләр белән бүләкләнүче Ринат Күлтоманов һәм республикабызда эшләп килүче иҗтимагый оешма әгъзалары әлеге тапшыру һәм “Изге мирас” оешмасы тарафыннан тормышка ашырылган башка эре проектларны телгә алып, аларның әһәмиятен билгеләделәр һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Гала-концертны һөнәре буенча татар теле укытучысы Гөлшат Хәлиуллина алып барды һәм һәрбер катнашучыны сәхнәгә чакырыр алдыннан кыскача биографияләре белән дә таныштырып үтте.
Әйе, бу көнне Авдон мәдәният йорты сәхнәсендә төрле һөнәр ияләре – укытучылар, ашнакчылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, инженер, газчы, тимер юлы эшчеләре дә бар иде. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясамасалар да, Башкортстан телеканаллары тарафыннан оештырылган проектларда аларны еш күрергә мөмкин, шул ук вакытта төрле дәрәҗәдәге конкурсларда да даими катнашып, җиңү яулыйлар, кыскасы, җырдан башка алар үзләренең тормышларын күз алдына да китерми. Бу көнне дә Галия Язданова, Роза Якупова, Рәзилә Котлыюлова, Альбина Нәфыйкова, Лилия Вахитова, Гөлназ Салихова, Лилия Хәмитова, Алла Гыйльманова һәм башкалар күңелләрендәге илаһи моңнарын, матур җырларын сәхнәгә күтәрелеп, аларны ихлас тыңларга килгән тамашычыларга бүләк иттеләр.
Шулай ук Уфа районының Зәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге “Авдон моңнары” башкорт ансамбле, Булгаково мәдәният йорты каршындагы Эльвина Нестерова җитәкчелек иткән “Антре” балалар бию коллективы, Уфа шәһәренең Альбина Якупова канаты астында эшләүче “Нәүруз” татар фольклор ансамбле, Благовар районының Шарлык авылыннан килгән “Сандугач” татар вокал ансамбле (җитәкчесе Динә Исхакова), Дим бистәсенең “Дим моңнары” (җитәкчесе Наталья Абрамова) чыгышлары белән чараны тагын да ямьләде.
Ниһаять, бәйгедә җиңүченең исемен әйтү мәле дә килеп җитте. Узган елдан аермалы буларак, быел Гран-При иясен социаль челтәрләрдәге видеоязмаларга бирелгән тавышлар саны буенча онлайн-форматта билгеләделәр. Шулай итеп, Гран-Прига Туймазы шәһәреннән Гөлназ Салихова ия булды. Гөлназ Җиһандар кызы башкаруындагы “Җиңеп кайтыгыз!” җыры Интернет киңлекләрендә бик популяр. Моңлы тавыш иясе махсус хәрби операция башланганнан бирле волонтерлык эшендә актив катнаша, хәйрия концертлары да оештыра.
Бу көнне бүләкләнүчеләр бик күп булды. “Изге мирас” оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегеннән әлеге чарада һәм иҗтимагый оешманың эшчәнлегендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Республикабызның төрле почмакларында яшәп иҗат итүче, җыр-моңга гашыйк, ә иң мөһиме - язмышларына рәхмәтле кешеләрне бер мәйданга җыйган һәм бердәм көч белән оештырылган чара бик күркәм килеп чыкты һәм анда катнашучылар, тамаша кылучыларның күңелләрендә якты хисләр калдырды.
Эльвира Ямалетдинова фотолары.