Әле анда ремонт бара, ләкин Ләйлә Яңа елны яңа фатирында каршыларга уйлый.
"Бездә Яңа ел алды мәшәкатьләре, дуслар. Менә монда техника китерделәр, биредә тарттырылган түшәмнәр, ә биредә гардероб ясыйлар. Барысын да параллель рәвештә эшлибез.
Күрүегезчә, барлык нәрсәм дә бар. Кер юу машинам гына юк. Миңа Яңа елга нәрсә бүләк итәргә дип баш ватучыларга бу - идея", – дип сөйли ул.
Яңа фатирда Яңа еллар яңа уңышлар алып килсен!