+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 декабрь 2025, 07:40

"Йөрәкләрем өзелә..."

 Фирдүс Тямаев бу көннәрдә төрле районнарда бәйрәм кичәләре уздырып йөри.

"Йөрәкләрем өзелә..."
"Йөрәкләрем өзелә..."
Ул анда әтиләре махсус операциядә хезмәт итүче балаларны чакыра, дип яза "Интертат".

Җырчы үзенең төркеме белән махсус Яңа ел программасы әзерләгән. Сабыйларны ул тәмле бүләкләр белән дә сөендерә, читек күңелләрен күтәрергә тырыша.

«Миндә бәйрәм кәефе юк… Бу сабыйларга карап, йөрәкләрем өзелә. Бүген Аксубайда 130 бала белән Яңа ел бәйрәме ясадык. Нурлат, Базарлы Матак, Балык Бистәсе, рәхмәт сезгә», – дип язган җырчы.

Фирдүс Тямаев СВО башланганнан бирле егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша, үзе дә берничә тапкыр барып кайтты.  

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас