+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 декабрь 2025, 05:10

“Елмаюында – ихласлык, күзләрендә – иҗат уты”

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Илгизә Муллабаева хакында тамашачылар шулай ди

“Елмаюында – ихласлык, күзләрендә – иҗат уты”“Елмаюында – ихласлык, күзләрендә – иҗат уты”
“Елмаюында – ихласлык, күзләрендә – иҗат уты”


Илгизә Муллабаева – үзенең тышкы гүзәллеге белән генә түгел, ә тирән хисләре, хәрәкәте, хис-кичерешләре белән дә тамашачының йөрәген җиңел яулаучы актриса. Тыйнак та ул, гаҗәеп гади дә, шуның белән бигрәк тә үзенә тартып тора. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында ун елдан артык эшли, дистәләгән спектакльдәге рольләре белән танылды, әмма тамашачы өчен аның шәхси тормышы, уй-хыяллары бик ачылып бармый. Яңа елны каршы алганда Ат елында туган актриса белән якыннанрак танышыйк.

– Үзегез һәм иҗат юлыгыз турында сөйләгез әле.
– Мин Мәчетле районының Иске Мишәр авылында туып, Әй елгасының шифалы суларында коенып үстем. Бала чагымнан ук сәнгатькә гашыйкмын. Шуңа да, укуымны нинди юнәлештә дәвам итү турында сорау тумады да. Уфа сәнгать училищесында тынлы уен кораллары бүлегендә кларнет классында укыдым. Аны тәмамлагач, З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясенең театр бүлегендә Айрат Абушахманов курсында белем алдым. Остазларыма рәхмәт, барлык алган белемнәрем тормышымны тулыландырды, баетты.
– Сез театрга ничек килдегез, һәм ни өчен нәкъ менә актерлык һөнәрен сайладыгыз?
– 2014 елда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли башладым. Театрга беренче караштан гашыйк булдым, дип әйтү дөрестер. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага тәүге тапкыр килүем иде. Үтеп барышлый, автобус тәрәзәсеннән искитмәле матур бина күрдем. Сорашып, аның “Нур” театры булуын белдем. Шул вакытта ук шушы матур театрда эшләү турында хыялым туган иде һәм, бәхетемә, ул тормышка ашты.
– Илгизә, Сезнеңчә, киләсе елның хуҗасы – Ат нәрсәне символлаштыра?
– Ат – бик тырыш, чыдам хайван. Шуңа да бу елда туган кешеләр тырыш, түземле, бөтен уй-максатларын тормышка ашырырга сәләтледер, дип уйлыйм.
– Ат елына нинди өметләр баглыйсыз?
– Ел зур уңышлар, көтелмәгән шатлыклар һәм муллык алып килер, дип өметләнәм. Ә иң мөһиме илебезгә тынычлык китерсен иде ул.
– Сезгә аеруча кадерле булган үзенчәлекле роль яки спектакль бармы?
– Рольләр кулыңдагы бармакларың кебек инде ул – һәркайсы кадерле, һәркайсы якын. Барлык спектакльләрдәге образларымны яратам. Әмма “Тау” спектаклендәге Мөнирә образы күңелемә иң якыны.
– Якын арада үз алдыгызга нинди иҗади максатлар куясыз?
– Артистның иң якты хыялы – матур, кызыклы яңа рольләр, әлбәттә!
– Традицион татар мәдәниятенә сәнгать аша ярдәм итү ни дәрәҗәдә мөһим?
– Театрыбызны гына күз уңында тотканда, беренчедән, әлбәттә инде телне саклау буенча зур эш башкарыла. Безнең спектакльләребез аша тамашачылар татар телен, җырларын ишетә, халык биюләре, төрле йолалар белән таныша. Минем бер танышым татар телен белми иде. Соңгы вакытта көн саен диярлек спектакльләргә йөреп, әкренләп татарча сөйләшә башлады. Минемчә, театрның милләтне, телне саклауда әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Шуңа арытаба да яраткан “Нур” театрыма якты киләчәк, барлык яклап та үсеш, тамашачыларыбызның бүгенге кебек заллар тутырып йөрүен телим.
– Актер эшендә иң катлаулысы нәрсә? Һәм, киресенчә, иң зур ләззәтне нәрсә китерә?
– Иң авыры – спектакльдәге образ өстендә эшләү. Син үзеңдәге Илгизә барлыгын онытып, бөтенләй башка кеше образына керәсең. Бу җиңел түгел. Пьеса буенча рольнең тексты бар, ләкин аны ятлап кына сәхнәгә чыгару мөмкин түгел. Аның үзенә генә хас характерын табарга, шуны тамашачы күңеленә илтеп җиткерергә кирәк.
Иң зур ләззәт премьерадан соң килә. Айлар дәвамында көн-төн әзерләгән, барлык уйларың шуның турында булган, илһамың, көчең, тырышлыгың салынган образ, ниһаять, сәхнәдә гәүдәләндерелеп, эшеңне мактап та җибәрсәләр, канатлар үскәндәй була.
– Һичшиксез, уйнарга теләгән ниндидер үзенчәлекле сәхнә яки роль бармы? Бәлки, нинди дә булса роль турында хыялланасыздыр, ләкин хәзергә аны тормышка ашырырга җае чыкмыйдыр?
– Чехов, Шукшинның хикәяләре, пьесалары ошый, һәм Шекспир, Гольдони пьесалары буенча куелган спектакльләрдә уйнар идем. Бәлки, киләчәктә бу хыялым тормышка ашар әле.
– Сезнең театр сәхнәсендә иң истә калырлык тәҗрибәгез нинди булды?
– Эш иҗат белән бәйле булгач, төрле көтелмәгән хәлләр булгалый. Спектакль вакытында партнерың репликасын әйтмәскә мөмкин, яисә үзең ролеңнең сүзен онытып җибәрәсең. Кайчагында техник сәбәпләргә бәйле, музыка сүнә. Боларның һәркайсына күңелең белән әзер булырга, югалып калмаска кирәк.
– Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?
– Буш вакытым булганда, мин аны улым белән үткәрергә тырышам. Авыл кызы буларак, миңа авыл эшләре якын. Гаиләм, әти-әнием белән авылымда үткән көннәр – иң рәхәте. Мавыгуларым күп – бәйлим, тегәм, бизәнгечләр эшлим, пешерәм. Болар барысы да күңелгә рәхәтлек бирә.
– Яңа ел бәйрәмнәрен ничек уздыруны өстен күрәсез?
– Бала чакта Яңа ел ул әкияти хискә чорналган могҗиза иде. Кыш бабайдан күңелгә иң якын булган бүләкләр көтү чоры. Әле дә сәгать уклары уникегә җиткәндә йөрәк ешрак тибеп, күңел могҗиза көтә. Әлбәттә, бәйрәмне гаилә, якыннар белән үткәрәбез.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА әңгәмәләште.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас