Ләкин кайту юлында көтелмәгән кыенлыкларга очраган. Ә җырчының бүген Нефтекамада концерты икән.
«Хәерле көннәрме, иртәләрме? Тәүлекнең нинди вакыты? Күрмәгәннәр калмады бүген. 24 сәгать юлда узды… Аллаһка шөкер, мин Нефтекамада. Бер тәүлек дигәндә, ике самолет алмаштырып, аэропортларда утырып… Чөнки ситуация шундый – кайбер самолетларны Казанга кайтып җиткән җиреннән, пассажирларны төшермичә, кире борганнар. Әмма, Аллаһка шөкер, без тиешле урында. Кичке концертта очрашканчыга кадәр.
Кемнәр матур теләкләр язды, рәхмәт, кадерлеләрем. Кемнәрдер, шушы 3 көн ялымны да күпсенеп, әллә ниләр язып ятты – бик шатланмагыз, барысы да тәртиптә», – дигән Илсөя.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез:
max.ru