+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 гыйнвар , 09:40

"Өйдә генә ятыгыз...'

Гөлназ Асаева ире  Вильдан Шәмсетдинов  белән буранда  Уфага концертка барырга чыкканнар.

"Ничә сәгать утырырбыз...'
"Ничә сәгать утырырбыз...'

Ләкин  трасса ябылган һәм алар берничә сәгать «бөке»дә утырган.

«Дуслар, юлларда сак булыгыз. Без Уфага барырга чыккан идек, бүген анда  концерт. Юлларда – «бөкеләр». Артык ашыгыч барыр җирләрегез булмаса, өйдә генә ятыгыз, беркая да бармагыз», – дип киңәш итә җырчы сторислары аша дусларына.

Гөлназ белән Вилли бер авыл аша  китмәкче булганнар, ләкин бу планнары да барып чыкмаган. Трассаны бөтенләй ябып куйганнар. Җырчылар концертка өлгермәгән. Ләкин үзләренә теләктәшлек белдерүче һәммә кешегә рәхмәт әйткәннәр.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас