«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында аның «Әй язмыш, язмыш» тапшыруы берничә ел элек ябылган иде.
Хәзер ул «Туган тел» телеканалында яңа тапшыру алып бара башлый, дип яза "Интертат".
«Тиздән «Туган тел» телеканалында яңа тапшыру, яңа проект – Зәмирә Рәҗәпова белән «Утырыйк әле бүген кич». Түгәрәк өстәлләр артында – түгәрәк әңгәмә. Тамашачыны ни борчый? Эстрада дөньясы ни хәлдә? Моң бармы? Җырга кем хуҗа? Тапшыруны сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә карый аласыз», – дип хәбәр итте Зәмирә социаль челтәрләрдә.
Аның беренче кунаклары – Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Ләйлә Галиева һәм башкалар булган.